Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • “Берәү дә читтә калырга тиеш түгел”

    Федераль җыелышның Дәүләт Думасына сайлауларга ике атнадан кимрәк вакыт калды. Бу уңайдан без кайбер укучыларыбызга мөрәҗәгать итеп, әлеге мөһим сәяси кампаниягә карата үзләренең уй-фикерләре белән уртаклашуларын үтендек. Валентина Никитина, пенсионер (Антоновка авылы): - Без ирем белән һәр сайлауда да катнашырга тырышабыз. Хәер, олы яшьтәгеләрнең барысы да сайлау участокларына килеп, үзләре...

    Федераль җыелышның Дәүләт Думасына сайлауларга ике атнадан кимрәк вакыт калды. Бу уңайдан без кайбер укучыларыбызга мөрәҗәгать итеп, әлеге мөһим сәяси кампаниягә карата үзләренең уй-фикерләре белән уртаклашуларын үтендек.
    Валентина Никитина,
    пенсионер (Антоновка авылы):
    - Без ирем белән һәр сайлауда да катнашырга тырышабыз. Хәер, олы яшьтәгеләрнең барысы да сайлау участокларына килеп, үзләре кирәк санаган партия өчен тавыш бирер дип уйлыйм. Монысына шикләнмәскә мөмкин. Дөрес, кайбер кешеләрдән, сайлауларда катнашуның барыбер файдасы юк, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Ни генә булса да, бу - һәркемнең гражданлык бурычы. Безне шулай тәрбияләделәр.
    Без гомер буе авылда яшәдек. Мин кадрлар бүлегендә эшләдем, ирем тракторчы иде. Бүген ул да лаеклы ялда. Пенсионерларны ни борчый соң? Әлбәттә, беренче чиратта пенсияләрнең күләме. Халыкның күпчелеге пенсияне аз ала. Бу акча көч-хәл белән генә җан асрарга җитә. Ә бит еллар үтә барган саен кеше картая, аның сәламәтлеге какшый. Димәк, пенсия акчасының күбесе дарулар алырга, дәвалануга китәчәк. Моннан соң кулда күпме акча калуын исәпләп чыгаруы читен түгел. Киләсе елның феврале һәм апрелендә пенсияләрне арттырырга җыеналар. Пенсия арту белән бәяләрнең үсәчәге көн кебек ачык.
    Сайлауларга килгәндә исә, без кайсы партия өчен тавыш бирәчәгебезне алдан ачыкладык. Күңелдә ышаныч, өмет тудыручы партия өчен тавыш бирәчәкбез.
    Дания Хәсәнова,
    фельдшер (Иске Рәҗәп авылы):
    - Сайлау алды агитациясе кызганнан-кыза бара. Радио, телевидение һәм газеталар Дәүләт Думасындагы урыннар өчен көрәшәчәк партияләрнең сайлау алды платформалары турында сөйлиләр. Әлбәттә, барысының да ниятләре изге, барысы да халыкның тормышын, яшәү дәрәҗәсен яхшыртабыз, дип ышандыралар. Ләкин без иң лаеклылар өчен генә тавыш бирергә тиеш. Соңыннан үкенерлек булмасын.
    Сүз дә юк, авыл кешесе беренче чиратта күбрәк авылга игътибар бирелүен тели. Безнең төп туендыручыбыз - җир. Аннан мул уңыш алу өчен игенчеләрнең тырышлыгына тагын дәүләт ярдәме дә өстәлсә, яхшы булыр иде. Кешеләр авылдан китмәсен дисәң, иң әүвәл эш урыннары булдырырга, аларны уңайлы торак белән тәэмин итәргә, яхшы хезмәт хакы түләргә кирәк.
    Медицина хезмәткәре буларак шуны әйтә алам: соңгы елларда яшьләр төрле шәһәрләргә күпләп китү сәбәпле, авылда күбрәк олы яшьтәгеләр генә кала башлады. Хәер, элегрәк тә шулай иде. Әмма бүген яшьләр күбрәк китә. Бу хәлне уңайга үзгәртү өчен яңа сайланачак депутатлар тырышлыкларын кызганмас, дип ышанам.
    Мин инде кемне сайлаячагымны алдан ук хәл иттем. Үз тавышымны илнең киләчәге турында кайгыртучы партиягә бирәм.
    Михаил Ягнов,
    Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны (Болгар шәһәре):
    - Үз гомеремдә миңа бик күп сайлауларда катнашырга туры килде. Элегрәк алар башкачарак үтә иде. Бүген, мәсәлән, җиде партия арасыннан берне сайлап алырга туры киләчәк. Әлбәттә инде, күңелдә ышаныч, өмет уятканына гына өстенлек бирергә кирәк.
    Безнең өчен иң мөһиме - тормышлар яхшырсын иде. Җирдә тынычлык, табының мул булса - гади кешегә шул җиткән. Олы яшьтәге кеше буларак, бу хакыйкать миңа яхшы таныш. Гомер юлында ниләр генә кичерергә туры килмәде! Ачлыгын да, сугышын да, башка сынауларны да җитәрлек күрдек. Кыенлыкларны җиңеп чыга алуыбызга ышанып та бетеп булмый. Шуңа күрә, күңелдә теләк бер генә - мондый сынауларны оныкларыбыз, бездән соң киләчәк буыннар күрмәсен иде. Димәк, сайлауларда халык ышанычын яулаган партия өчен тавыш бирәчәкмен.
    Альбина Филиппова,
    укытучы (Өчкүл авылы):
    -Быел мин Чистай педагогия көллиятен тәмамлап, туган авылым мәктәбендә инглиз теле укыта башладым. Балалар белән эшләргә бик яратам, авыл тормышы да минем өчен бик якын. Яшьләр авылдан күбесенчә эш булмаудан читкә чыгып китә. Бу бик җитди проблема. Дәүләт Думасына сайланачак депутатлар әлеге мәсьәләне игътибарсыз калдырмас, дип ышанам.
    Сайлауларда минем әле беренче тапкыр гына катнашуым. Кемгә тавыш бирәчәгемне төгәл ачыклар өчен реклама роликларын игътибар белән күзәтеп барам, газеталар укыйм. Мөһим сәяси вакыйгадан берәү дә читтә калырга тиеш түгел. Кем өчен тавыш бирүе турында һәркем алдан уйланырга тиеш.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: