Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Бер авыл тарихы…

    Казанда зур булмаган тираж белән безнең районга турыдан-туры кагылышы булган китап басылып чыкты. "История Кузнечихи" дигән бу китапны әлеге авыл кешесе Александр Рожков язган.

    Китап Александр Николаевичның тууына 95 ел тулуга багышлап чыгарылган. Ни кызганыч, авторның үзенә исән чагында бу китапны кулына тотып карау насыйп булмый. Әтисе истәлекләрен мәңгеләштерү теләге белән җиң сызганып эшкә керешкән кызы Лидия Александровнага рәхмәт әйтәсе килә. Һөнәре буенча рус теле һәм әдәбияты укытучысы ул. Соңгы елларда әтисе аның янында яшәгән, озак еллар дәвамында бөртекләп җыеп барган бай материалны кызына мирас итеп калдырган.
    Автор турында берничә сүз: ул 1918 елда туган, 2006 елда үлгән. Төрле эшләрдә эшләгән. Беркадәр вакыт Кузнечиха авыл советы рәисе, мәктәптә тәрбияче булган. Бөек Ватан сугышы елларында фронтка киткән, каты яраланган, әсирлеккә төшкән, фашист тоткынлыгыннан көч-хәл белән качып котылган. Фронтта кылган батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.
    Аны һәрвакыт үткәннәр кызыксындырган, шуңа күрә үзенең туган авылы, анда яшәүче кешеләр, документлар, фоторәсем һәм язмаларны бөртекләп диярдәй җыеп барган. Көндәлек тә алып барган, авыл тормышында булган вакыйгаларның барысын да түкми-чәчми теркәп куйган. Авыл пекарнясы, участок хастаханәсе ябылу белән бәйле фактлар, кешеләр язмышындагы үзгәрешләр - боларның берсе дә аның игътибарыннан читтә калмаган. Александр Николаевичны әле аерым гаиләләрнең барлыкка килүе дә кызыксындырган.
    Әлбәттә инде, автор Суар темасын да читләтеп үтмәгән. Шуннан башка китап тулы да булмас иде. Борынгы Болгар дәүләтенең шәһәре булган Суар турында туган як тарихын өйрәнүчеләрнең тырышлыгы белән азмы-күпме белсәк, революциягә кадәрге чор, гражданнар сугышы елларында Кузнечиха авылы һәм башка мәгълүматлар бик аз сакланган. Китапны укып чыккач, әлеге еллар турында кызыклы гына фактлар ачыклана.
    Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгының "Суар" филиалы мөдире Нинель Садриева билгеләп үткәнчә, бу китап туган як тарихын тагын да тирәнрәк өйрәнергә, шуннан чыгып нәтиҗәләр ясарга ярдәм итә. Нинель Мәсхут кызы авторны якыннан белгән. Эрудицияле, гаҗәеп киң күңелле, бер нәрсәгә дә битараф булмаган бу кеше чын-чынлап изге эш эшләгән: мәгълүматлар җыеп, шуларга анализ ясаган һәм үзеннән соң киләчәк буыннарга зур кыйммәтле мирас калдырган. Мондый кешенең исемен беркайчан онытмыйлар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: