Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Белеп тору яхшырак

    Пенсия фонды идарәсенә гражданнар төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Аларның кайберләренә бүген белгечләр җавап бирә.

    - Кайчакта Пенсия фондыннан белешмә алу өчен чиратта озак торырга туры килә. Бу белешмәләрне гражданнарны кабул итә торган клиентлар хезмәтендә түгел, ә башка кабинетта бирергә мөмкин түгелме?
    - Төрле документлар һәм белешмәләр (банкка, социаль яклау бүлегенә, уку йортларына һ. б.) сорап, кешеләр безгә еш мөрәҗәгать итә. Көтеп тормас өчен, 074 һәм 30-4-52 телефоннары буенча чылтыратып, алдан заказ бирергә мөмкин.
    Белешмәгә алдан ук заказ биреп, фамилияне, исемне, әтисенең исемен әйтеп, әзер белешмәне килеп ала торган вакытны гына хәбәр итәргә кирәк. Әзер белешмәләр 2нче кабинетта чиратсыз бирелә.
    - Мин эшләүче пенсионер. Тормыш иптәшем өчен пенсиянең арттырылган база күләмен алам. Мин Пенсия фондына арттырылган пенсия күләменә йогынты ясый торган нинди үзгәрешләр һәм шартлар турында хәбәр итәргә тиеш?
    - Карамагында эшкә яраксыз гаилә әгъзасы (иждивенец) булган кайбер категория пенсионерларга пенсиянең арттырылган фиксацияләнгән база күләме билгеләнә. Бүгенге көндә безнең районда мондый пенсияне 700гә якын кеше ала. Карамагында эшкә яраксыз гаилә әгъзасы булган өчен арттырыла торган сумманың күләме агымдагы елның 1 апреленнән 1092 сум 86 тиен тәшкил итә.
    Пенсионер хезмәт пенсиясенең күләмен үзгәртә торган шартларның барлыкка килүе турында (мәсәлән, иждивенецның эшкә керүе яки туйдыручының эштән китүе) кичекмәстән Пенсия фондына хәбәр итәргә тиеш. Пенсия фонды туендыручының эшкә чыгу фактын даими тикшереп тора. Еш кына пенсионерга арттырылган фиксацияләнгән база күләмен алырга хокук биргән тәрбиядәге кешенең эшкә чыгуы яки туйдыручының эштән китүе ачыклана.
    Туендыручы яки тәрбиядәге кешенең керемнәре үзгәрү нәтиҗәсе буенча Пенсия фонды органнары тәрбиядә булу турындагы фактны яңадан тикшереп, пенсиянең арттырылган фиксацияләнгән база күләмен түләүне туктату яки дәвам итү турында карар кабул итәләр. Әгәр пенсионер Пенсия фондына тәрбиядә булган кешенең эшкә чыгуы яки үзенең эштән китүе турында хәбәр итмәсә, пенсиянең артык түләнгән суммасы барлыкка килә. Еш кына бу шактый зур сумма тәшкил итеп, аны мәҗбүри рәвештә кире кайтарырга туры киләчәк.
    - Бүгенге көндә Ана (гаилә) капиталыннан файдалануның иң популяр алымы - торак шартларын яхшырту. Бу акчаны тагын нинди максатта кулланырга була?
    - Ана капиталын бүгенге көндә бала йөргән балалар бакчасы өчен түләүгә тотарга мөмкин. Бу мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен дәүләт һәм коммерция учреждениеләренә дә кагыла. Ана капиталы сертификатына ия булучылар Пенсия фонды белән килешү төзеп, алар, үз чиратында, акчаны балалар бакчасы хисабына күчерергә тиеш.
    Бу турыда гаризаны Пенсия фонды идарәсенә бирергә кирәк. Балалар бакчасы өчен түләүне ай саен гына түгел, ел буена яки бала анда йөргән тулы вакыт өчен түләргә мөмкин.
    Исегезгә төшерәбез, быел капиталның суммасы 387 мең сум тәшкил итә. Безнең районда 600гә якын гаилә бу сертификатка ия булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: ПФР
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: