Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Белем һәм тәрбия бирүгә керткән хезмәтләре өчен

Балаларга белем һәм тәрбия бирүгә керткән хезмәтләре өчен «Россия федерациясенең атказанган гомуми белем бирү хезмәткәре» исеме бирелде: Кременсков Евгений Николаевич, 1нче Болгар урта мәктәбенең музыка укытучысы. Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр: Королёва Татьяна Александровна, "Солнышко" мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе; Яхина Мөнирә Билалетдин кызы, Ямбакты урта мәктәбе...

Балаларга белем һәм тәрбия бирүгә керткән хезмәтләре өчен «Россия федерациясенең атказанган гомуми белем бирү хезмәткәре» исеме бирелде:
Кременсков Евгений Николаевич, 1нче Болгар урта мәктәбенең музыка укытучысы.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр:
Королёва Татьяна Александровна, "Солнышко" мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе; Яхина Мөнирә Билалетдин кызы, Ямбакты урта мәктәбе укытучысы; Иванова Маргарита Анатольевна, 1нче Болгар урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы; Каштанова Надежда Васильевна, Кузнечиха урта мәктәбе укытучысы; Егорова Татьяна Ивановна, санаторий мәктәп-интернат директоры урынбасары;
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының "Белем бирүдәге уңышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр:
Наумов Валерий Николаевич, 2нче Болгар урта мәктәбе укытучысы; Нигъмәтуллин Азат Нурислам улы, Тукай төп мәктәбе директоры;
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр:
Черкасова Елена Анатольевна, 2нче Болгар урта мәктәбе укытучысы; Кобенячкина Ольга Александровна, санаторий мәктәп-интернат тәрбиячесе; Костина Татьяна Анатольевна, 2нче Болгар урта мәктәбе китапханәчесе;
Спас муниципаль районы Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр:
Хәсәпова Флёра Әсәт кызы, Чәчәкле төп мәктәбе директоры; Волева Ирина Александровна, Ким урта мәктәбе директоры; Маликова Наталья Ивановна, "Колосок" мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе мөдире; Сидорова Евгения Анатольевна, Өчкүл урта мәктәбенең тәрбия эше буенча директор урынбасары; Галәветдинова Сәгадәт Мөкатдәс кызы, коррекция мәктәп-интернаты укытучысы; Лёвушкин Александр Юрьевич, Полянка урта мәктәбе укытучысы;
Спас муниципаль райоы башкарма комитеты мәгариф бүлеге грамоталары белән бүләкләнделәр:
Борюшкин Сергей Викторович, Никольск урта мәктәбе укытучысы; Рәхмәтуллина Рәисә Абдулла кызы, "Теремок" балалар бакчасы кече тәрбиячесе; Ярошевич Сергей Викторович, кадет мәктәбе тәрбиячесе; Перегудова Надежда Викторовна, 2нче Болгар урта мәктәбе укытучысы;
Зарипова Алсу Мәхмүт кызы, Урта Йорткүл урта мәктәбе укытучысы; Шәмсетдинов Фаил Имаметдин улы, Кузнечиха урта мәктәбе укытучысы.
Аларның үсеп килүче буынга тәрбия бирү эшендә ирешкән уңышлары, балаларга белем бирү процессын оештыру һәм камилләштерү эшенә керткән өлешләре шулай югары бәяләнде.
* * *
"Татарстан - Новый век" - "Татарстан - Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте Антоновка урта мәктәбе укытучысы Агафонова Светлана Александровнага рәхмәт белдерде.
Аның "Спас" дәүләт табигый заказнигы белән бергә укучыларга экология белеме бирүдә озак еллык намуслы хезмәте шундый югары бәя алган.
"Сезнең үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү, аларга җәнлекләр һәм үсемлекләр дөньясын тирәнтен өйрәтү эшенә керткән өлешегез, сезнең югары һөнәри осталыгыгыз, туган як табигатен яратуыгыз һәм балалар белән яшүсмерләргә әхлакый тәрбия бирү өчен җаваплылыгыгызны күрсәтә", - диелгән рәхмәт хатында.
Сезгә уңышлар, нык сәламәтлек, гаилә бәхете, эшегезгә тугры булып калуыгызны телибез!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев