Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Башкарган эшкә уңай бәя бирделәр

Үзләренең көндәлек үтенечләре белән авыл халкы кем янына бара? Әлбәттә, җирлек башкарма комитеты җитәкчесе янына килә. Биредә аңа торак-көнкүреш һәм тормыштагы башка проблемаларны хәл итүдә булышалар.

Марина Зайцева.
"НЖ".
Күптән түгел Аграмакта авыл җирлеге башкарма комитетының отчет сессиясе булды. Монда хәзерге вакытта авыл кешеләрен борчыган иң мөһим проблемалар тикшерелде.
Үз отчетында Румия Галәветдинова үткән ел башкарылган эшләргә йомгак ясады. Алга китеп булса да әйтик, җыелышта катнашкан район башлыгы Камил Нугаев, җирле һәм район дәрәҗәсендәге төрле учреждение һәм оешма вәкилләре, крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчеләре дә аның эшенә уңай бәя бирделәр.
Авыл җирлегенә хәзерге вакытта Аграмак һәм Татар Такталы авыллары керә. Аның карамагында урта һәм башлангыч мәктәпләр, ике фельдшер - акушерлык пункты, китапханә, Мәдәният йорты, клуб һәм балалар бакчасы бар. Социаль-мәдәни объектлар турында кайгырту жирлек башкарма комитеты карамагына тапшырылган. Мәсәлән, ремонт үткәрү, территорияне төзекләндерү, транспорт табу, я булмаса азык-төлек алып кайту өчен ярдәм кирәк булса, җирлек җитәкчесе янына киләләр. Ә мәктәпләр, үз чиратында, төрле чаралар үткәрүдә теләп катнашалар.
Шунысы да бар, Мәдәният йорты начар хәлдә булганлыктан, Аграмак авылы мәктәбе ун елдан артык инде мәдәни тормышның үзәге булып тора. Бәйрәм чаралары күбесенчә мәктәптә үткәрелә. Быел ике авылда да социаль-мәдәни объектларны мәктәп бинасына күчерергә тиешләр. Инде күп авылларда үткәрелгән оптимальләштерү бюджет акчасына экономия ясарга мөмкинлек бирә.
Соңгы елларда шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дә зур игътибар бирелә. 222 хуҗалыкның 204се терлек - туар асрый. Савым сыерлар һәм яшь терлекләрнең саны гына да авыл җирлегендә 870га җитә, шулай ук 895 сарык, ике йөз баштан артык ат бар. Ә кош-кортлар саны 2600дән артып китә. Авыл халкы арасында нәселләре белән умартачылык һөнәрен үз итүчеләр дә бар. Мәсәлән, алар Татар Такталыдан Дамир Нуруллин, Исламбәк Сәләхов, Равил Насыйбуллиннар.
Шәхси хуҗалыгы булган кешенең эш-мәшәкате күп булса да, мул тормышта яши. Хәзерге вакытта бу аеруча әһәмиятле, чөнки авыл җирендә эш табуы кыен, ә бөтен кеше дә эш эзләп читкә чыгып китә алмый. Шуңа күрә кешеләр үз хуҗалыкларын тоталар. 2012 елда җирлек халкы 485 тонна сөт һәм 431 центнер ит саткан. Җитештергән продукциянең шактые үз ихтыяҗлары өчен китүен исәпкә алсаң, бу күрсәткеч тагын да югарырак була.
Дәүләт банкларының кредит системасы да шәхси хуҗалыкларны үстерүгә шактый ярдәм итә. Соңгы елларда 86 кеше (узган ел - 24 кеше) кредиттан файдаланган. Бу акчага авыл халкы мөгезле эре терлек, кош-корт, терлек азыгы сатып алган, ярдәмче хуҗалыклар өчен абзарлар эшләгәннәр. Үз-үзеңне эшле итү программасы буенча түләүсез дәүләт ярдәме алып, шәхси эшмәкәр булып теркәлүчеләр дә шактый булган.
Аграмак халкын юкка гына республика дәрәҗәсендә билгеләп үтмиләрдер. Мәсәлән, узган ел Рәис Гайнуллин үз районында иң яхшы ярдәмче хуҗалык буенча республика конкурсы призеры исемен алып, 50 мең сум премиягә лаек булган.
Җирле фермерлар Тәлгат белән Шамил Шабановлар, Александр Соленов исемнәре районда гына түгел, аннан читтә дә билгеле. Үзләрен генә түгел, алар терлек азыгы белән башка фермерларны да тәэмин итеп торалар. Авыл халкыннан килешү буенча алган җир пайлары өчен дә алар печән һәм ашлык белән түлиләр. Төрле хәйрия акцияләре, бәйрәм чараларын үткәргәндә бу фермерлар иганәче булып торалар. Мондый хуҗалардан кергән салымнар авыл җирлеге керемнәренең күпчелек өлешен тәшкил итә.
Билгеле, Аграмак халкының проблемалары да җитәрлек. Алар арасында иң зур борчу тудырганы - су белән тәэмин итү проблемасы. Әле берничә ел элек кенә авылда яңа артезиан скважинасы бораулап, яңа насос куйганнар, су торбаларының да бер өлешен алыштырганнар. Тик су чыгару өчен бик тирән казырга кирәк һәм су бик аз булганга күрә, проблеманы өлешчә генә хәл итү мөмкин булган. Кышын су көч-хәл белән җитсә дә, җәй көне аны урамнарга чират белән бирергә туры килә. Бу очракта авыл кооперативы чорында ясалган каналлар ярдәмгә килә. Һәр ел язын аларга су тулып, бу су җәен су сибәргә дә, башка көнкүреш ихтыяҗларына да җитә. Шуңа күрә проблеманы тулысынча хәл итү өчен вакыт та, акча да кирәк булачак.
Шулай да Татар Такталының иң зур хыялы - Аграмакка һәм олы юлга кадәр асфальт юл сузу. Быел яз бу юлга асфальт булмаса да, вак таш җәеләчәк дигән өмет бар.
Яшьләрнең уку йортларында белем алганнан соң, авылга кайтырга теләк белдермәве дә зур борчу тудыра. Алар моны эш юк, дип аңлаталар.
Шуңа күрә авылда халык санының артуы турында әлегә сүз дә алып барып булмый. Әгәр 2011 һәм 2012 елларда авылларда берәр генә бала туса, 7 һәм 6 кеше үлгән. Шулай да хәл яхшы якка үзгәрер дип ышанасы килә. Чөнки авыл җиренә яшь, квалификацияле кадрларны җәлеп итү мәсьәләсе ничә ел буе иң югары дәрәҗәдә тикшерелә. Авылга авырлыклардан курыкмаган, үз җирләрендә тырышып эшләргә теләгән яшьләр кайтыр дигән ышаныч бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев