Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Барысы да гаиләдән башлана

Люция Сәгыйрова. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан 1нче мәктәптә үткәрелгән бәйрәм концертын барыбыз да рәхәтләнеп карадык. Әниләргә, дәү әниләргә багышланган җылы котлаулар, җырлар, биюләр тамашачыларга бик ошады. Сәхнәдә туган телебездә ясаган чыгышлар, милли биюләр бигрәк тә күңелле булды. Чыгыш ясаучылар арасында минем ике кызым да бар иде. Алар мондый чараларны калдырмаска...

Люция Сәгыйрова.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан 1нче мәктәптә үткәрелгән бәйрәм концертын барыбыз да рәхәтләнеп карадык.
Әниләргә, дәү әниләргә багышланган җылы котлаулар, җырлар, биюләр тамашачыларга бик ошады. Сәхнәдә туган телебездә ясаган чыгышлар, милли биюләр бигрәк тә күңелле булды. Чыгыш ясаучылар арасында минем ике кызым да бар иде. Алар мондый чараларны калдырмаска тырышалар, рәхәтләнеп җырлыйлар, бииләр, әсәрләрне сәхнәләштерүдә катнашалар. Боларның барысы да балалар сәнгать мәктәбенең театр бүлеге укытучылары, шулай ук безнең мәктәпнең татар теле укытучылары Әнисә Гаяз кызы Хәйруллина, Гөлүсә Якуп кызы Минсафина, Фирдәвес Мингәрәй кызы Хәсәнова, Рәмзия Гарифулла кызы Хәбибуллинаның тырышлыгы аркасында мөмкин булды. Алар укучыларга төпле белем биреп, туган телгә, туган ягыбызга, милли традицияләргә, гореф-гадәтләргә хөрмәт уятырга тырышалар.
Билгеле, бу традицияләргә беренче чиратта гаиләдә нигез салынырга тиеш. Яшереп торасы юк, татар балаларының кайберләре туган телендә сөйләшә дә белми. Ә балалар ике дәүләт телен дә камил белсә, нинди әйбәт булыр иде! Бу татарларга гына түгел, рус балаларына да кагыла, алар арасында да хәзер татар телен кызыксынып өйрәнүчеләр аз түгел. Укучылар татар телендә үткәрелгән бәйрәмнәрдә, иҗади бәйгеләрдә теләп катнашалар. Күптән түгел генә бер төркем укучылар Казанның Галиәсгар Камал исемендәге театрда драматург Илгиз Зәйниевнең пьесасы буенча куелган "Кечтүкле уен" спектаклен карап кайттылар. Балаларга бу әсәр бик ошаган. Мондый чаралар ешрак үткәрелер, балаларда телләрне өйрәнү теләге тагын да артыр дип ышанасы килә.
Болгар шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев