Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык тоту кагыйдәләрен бозу тыела

25 апрельдән алып 10 июньгә кадәр "Уылдык чәчү-2013" ("Нерест-2013") операциясе үткәрелә.

Инде гадәткә кергән бу профилактик чара балык ресурсларын табигый үрчетү өчен шартлар тудыру, Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында аларны саклау һәм файдалану максатында игълан ителә, дип билгеләп үтә "Спас" табигый заказнигы дәүләт комплексының әйдәп баручы белгече Любовь Мурзак.
Бу чорда балыклар актив үрчи, алар тын култыкларда, елга һәм су яры буйларында уылдык чәчәләр. Ясалма уылдык чәчү урыннары ясап, уылдык яки вак балыклар булган сай һәм ләмләнгән сулыкларны тирәнәйтеп, башка шартлар тудырып, балыкларга үрчергә ярдәм итәргә кирәк. Билгеле инде, бу чорда күпләп балык тоту балык хуҗалыгына зур зыян сала.
Шуңа күрә гамәлдәге кагыйдәләр нигезендә, 10 июньгә кадәр барлык төрдәге балык тоту кораллары ярдәмендә балык тоту тыела. Бары тик бер калкавычлы яки төп (донка) кармагы кулланырга мөмкин, аларның да кармаклары 2дән артмаска тиеш. Балыкны ярдан гына тотарга ярый. Бу кагыйдәне бозган өчен штраф салына, моны заказник белгечләре, полиция яки прокуратура хезмәткәрләре эшли ала.
Заказник территориясендә кармак салырга теләүчеләрне дә җәза көтә. Бу очракта һәр төр балыкның бер данәсе өчен өч тапкырдан артык штраф түләргә туры киләчәк. Аерым саклана торган урыннарда турист лагерьлары, машина кую урыннары ясау, учак ягу, җәнлекләр, кошлар, сөйрәлүчеләр, бөҗәкләр аулау тыела.
"Уылдык чәчү-2013" операциясендә Спас районы Эчке эшләр бүлеге, җәнлекләр дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану бүлеге катнаша, алар белән бергә рейдлар үткәрелә. Операция барган берничә көн эчендә табигатьне саклау турында закон бозуның 8 очрагы теркәлгән. Мәсәлән, бер кеше заказник территориясенә машинасын куйган, моның өчен аны РФ Административ хокук бозулар Кодексының 8.39 пункты нигезендә, бер мең сумнан алып ике мең сумга кадәр штраф көтә.
Ә Идел акваториясенә патрульгә чыккач, безнең хезмәткәрләр билгесез затлар куйган 7 ятьмә таптылар. Ятьмәгә эләккән балыкларны суга җибәрделәр, ә ау чаралары юк ителде.
Балык тоту бик мавыктыргыч шөгыль булса да, елга һәм сулыкларның ресурслары чикле. Иң мөһиме-табигать саклауга мохтаҗ, моны онытмаска кирәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев