Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балаларны кабул итәргә әзер

Агымдагы елда район мәгариф объектларының янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында 2,5 миллион сум акча бүлеп бирелде.

Күзәтү эше бүлеге җитәкчесе Сергей Шалашов хәбәр итүгә караганда, бу акча барлык объектларда автомат янгын сигнализациясен һәм хәбәр итү һәм кешеләрне эвакуацияләү белән идарә итү системаларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтүгә тотылган. 1нче Болгар һәм Антоновка урта мәктәпләрендә, Антоновка, Бугровка, Приволжск балалар бакчасында электр җиһазларына һәм чыбыкларга ремонт ясалган, ә ундүрт мәктәп һәм унике балалар бакчасында чормаларның агач конструкцияләре утка каршы состав белән эшкәртелгән. Приволжск, Балымер, Бугровка балалар бакчасында автомат янгын сигнализациясе куелган, ә Никольск һәм Болгарның "Солнышко" балалар бакчасында эвакуация ишекләре ясалган.
Мәгариф объектлары беренчел янгын сүндерү чаралары белән җиһазландырылган. "Болгар" сәламәтләндерү-белем бирү лагеренда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен генә 300 мең сумнан артык акча сарыф ителгән.
Сентябрь башында мәктәп һәм балалар бакчасы җитәкчеләрен һәм хезмәт күрсәтү персоналын укыту күздә тотыла, хәзерге вакытта объектларны нормативта каралган кадәр су белән тәэмин итү өчен чаралар күрелә. Мондый эшләр "Теремок" балалар бакчасында, Красная Слобода мәктәбендә һәм балалар бакчасында үткәрелгән. Ә Өчкүл, Гусиха, тагын кайбер мәктәп һәм балалар бакчаларында якын арада гидрантлар урнаштырылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын куркынычсызлыгы