Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар бакчасы өчен түләүне арттыру сизеләме?

Елена Матвеева, хезмәткәр (Болгар шәһәре): - Яңа елга кадәр кызыбыз йөргән балалар бакчасы өчен мең дә өч йөз сум түләп бардык. Аның яртысын субсидия рәвешендә кире кайтардылар. Гыйнвардан башлап балалар бакчасы өчен түләү ике мең өч йөз сумга күтәрелде. Билгеле, бу юлы да субсидия алу өчен кирәкле кәгазьләрне җыйдым. Интернеттагы...

Елена Матвеева,
хезмәткәр (Болгар шәһәре):
- Яңа елга кадәр кызыбыз йөргән балалар бакчасы өчен мең дә өч йөз сум түләп бардык. Аның яртысын субсидия рәвешендә кире кайтардылар.
Гыйнвардан башлап балалар бакчасы өчен түләү ике мең өч йөз сумга күтәрелде. Билгеле, бу юлы да субсидия алу өчен кирәкле кәгазьләрне җыйдым. Интернеттагы махсус калькулятор ярдәмендә гаиләбезгә мең сумнан артык кайтарып бирәләр дип исәпләп чыгарган идем, тик счетка биш йөз сум гына күчерделәр. Социаль яклау бүлегендә исәпләгәндә хата киткән, ул сумманы яңадан исәпләргә тиешләр, дип тынычландырдылар.
Мин моңа бик өметләнәм. Үзем дә бала белән утырганнан соң эшкә яңа гына чыктым. Ирем механизатор булып эшли, аның да тракторы ватык, хәзергә ул ремонтта. Хезмәт хакын кайчан алачагы билгесез...
Гүзәл Сабирҗанова,
Полянка мәктәбе укытучысы:
- Бакча өчен түләүнең артуы кесәгә нык сукты: элек мин кызым бакчага йөргән өчен мең сум чамасы түләгән булсам, хәзер инде ике мең сумнан артык түләргә туры килә. Әгәр бала ай буе авырып, бакчага йөрмәсә, ашау өчен өч йөз сум гына акчаны кире кайтаралар. Калган мең сигез йөз сумны барыбер түләргә туры килә.
Гаиләбезгә компенсация дә бирелми, чөнки ирем рәсми рәвештә эшкә урнашмаган һәм социаль яклау органнарына керемнәр турында белешмә китерә алмый.
Балалар бакчасындагы шартлар заманча таләпләргә туры килсә, моның кадәр зур сумманы түләү артык сизелмәс иде. Берничә ел элек оптимизация максатында, бинаның мәйданын нәкъ ике тапкыр киметтеләр. Шуннан соң аның зур ягы ягылмый, балаларга ике генә бүлмә калды. Нәниләр саны елдан-ел артканлыктан, хәзер бу ике бүлмә генә җитми. Минемчә, җирле хакимият бу мәсьәләне беренче чиратта хәл итәргә тиеш.
Гөлнара Прокофьева,
музей-тыюлыкның экскурсия бүлеге мөдире:
- Без өч балабызны да бакчага йөртәбез. Күп балалы гаилә буларак, безгә кайбер льготалар каралган. Мәсәлән, бакчага йөргән һәр балабыз өчен 50 процент кына түлибез. Аерым алганда, узган ел өч мең өч йөз сум урынына ай саен мең ярым сумнан аз гына күбрәк түләп бардык.
Хәзер, бәяләр күтәрелгәч, өч мең сум чамасы түләргә туры килә. Әле дәүләт бирә торган компенсацияне алганыбыз юк. Минемчә, аны барыбер бирерләр, чөнки кирәкле кәгазьләрне вакытында җыеп тапшырдык.
Балаларыбыз бакчаны бик яраталар, шуңа күрә түләү күпме булса да, йөртәчәкбез.
Ирина Елистратова,
Антоновка балалар бакчасы тәрбиячесе:
- Ирем белән икебез дә эшләп торуга карамастан, балалар бакчасы өчен түләүнең артуы үзен нык сиздерде. Эшләүдән тыш, терлек-туар да асрыйбыз, бу гаилә бюджетына азмы-күпме өстәмә керем бирә.
Ике кызым да балалар бакчасына йөри. Гыйнвар һәм февраль айларына бакча өчен сигез мең ярым сум акча түләдем. Хәзер компенсацияне түземсезләнеп көтәм, ә аны март ахырында гына булачак диделәр.
Балалар бакчасына түләүнең артуы мәсьәләсен узган ел без ата-аналар җыелышында берничә тапкыр күтәргән идек. Бу беркемне дә битараф калдырмады, ата-аналарның барысы да моңа каршы иделәр. Гыйнвар аеннан балалар саны кимемәде, бакчага элеккечә үк унтугыз бала йөри. Аларга монда мәктәпкәчә белем бирелә, әйбәт ашаталар, санитария-гигиена һәм көнкүреш күнекмәләре дә бирелә. Моннан тыш, нәниләр коллективта дуслашырга, бергә уйнарга өйрәнәләр, социаль яктан тулы адаптация үтәләр. Өйдә тәрбия алган балада мондый сыйфатлар юк. Кыскасы, балалар бакчасыннан башка яшәп булмый...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев