Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Бакчаларга ничек ярдәм итәргә?

    "Бу җәйдә бакчада төрле корткыч бөҗәкләр бик күп. Алмагач, чия куаклары, кура җиләге, башка культураларны үлән бете сырып алды. Яңа гына утыртылган помидор һәм борыч үсентеләре тамырларын ниндидер бөҗәкләр кимерә. Май коңгызы личинкасына да охшаган. Үсемлекләргә ничек ярдәм итәргә?" Газета укучыбыз Татьяна Макарованың әлеге соравына җавап бирүне үтенеп, без "Россельхозцентр"...

    - Үлән бете бакчадагы үсемлекләргә зур зыян китерә. Язын ул үсемлекләрнең яңа гына чыгып килүче яфраклары астына кереп урнаша һәм аннары кәүсәдәге дымны акрынлап суыра башлый. Үлән бете әле өстәвенә яфрак авыруы китереп чыгаручы чирне дә тарата. Әлеге чир йоккан үсемлекләр бераздан хәлсезләнә һәм бөтенләй корый башлый.
    Үлән бете җәй көннәрендә тагын да активлаша, аеруча июнь аенда зур зыян китерә. Үсемлек яфракларындагы кара, яшел яки соргылт төстәге бетләр әллә кайдан күренеп тора. Яфрак астына исә тагын да күбрәк бет җыела. Зарарланган үсемлекләр үлән бете бүлеп чыгаручы ябыштыра торган сыекча белән каплана, яфраклар бөтерелә һәм кибә башлый, үсемлекнең чәчәге ачылмый, җиләк-җимеш тиешле дәрәҗәдә өлгерми. Үлән бетенә каршы төрле ысуллар белән көрәшергә мөмкин. Бетне кул белән җыярга, шулай ук шлангтан су агызып коеп төшерергә дә мөмкин. Биологик ысул да бар. Моның өчен үлән бете белән тукланучы бөҗәкләр һәм вак кошларны кулланырга була. Башта моның өчен хуш ис таратучы үләннәр утыртырга, кошларга оя ясап эләргә кирәк.
    Үлән бетенә каршы нәтиҗәле чараларның берсе - химик препаратлар. Мәсәлән, "Конфидор Экстра", "Лепидоцид", "Актара", "Банкол" кебек препаратларны сатып алырга була. "Кинмикст" препараты да тиешле нәтиҗәне бирми калмас. Бу сыеклык өч атнага кадәр тәэсирчән көчен югалтмый.
    Әгәр бакчада "химия"не кулланырга теләмәсәгез, халык чараларына мөрәҗәгать итәргә була. Мәсәлән, зарарланган үсемлекләрне хуҗалык һәм дегет сабыны, агач көле суы белән эшкәртү әйбәт нәтиҗә бирә. Үсемлекләргә шулай ук тузганак, канлы үлән, әрем, бәрәңге һәм помидор сабагыннан ясалган төнәтмәне дә сибәргә мөмкин. Суган һәм сарымсак кабыгы суы да ярдәм итә. Үлән бете аларның исеннән курка.
    Бакчада кырмыскалар күбәйде, аларга каршы да нәтиҗәле көрәш алып барырга кирәк. Үлән бетен шулар тарата да инде. Бу бөҗәкләр үлән бете белән тыгыз элемтәдә торып, бер-берсенә ярдәмләшеп яши. Кырмыскалар үлән бете бүлеп чыгарган сыеклык белән туклана. Кышлыкка җир астына киткәндә алар туклану өчен әлеге сыеклыкны да күп итеп әзерләп куялар.
    Май коңгызы личинкаларын да юкка чыгару җиңел түгел. Алар җир астына 50-60 сантиметрга кадәр төшеп качалар, җирне тирән итеп казыганда гына бу личинкаларны табарга мөмкин.
    Личинка туфракта 3-4 ел яши, шуннан соң ул зураеп кортка әйләнә һәм агач яфраклары белән туклана башлый. Личинкалар исә күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш культураларына зыян китерә. Кайвакыт алмагач һәм груша тамырлары белән дә туклана.
    Язын профилактика максатында бөҗәкләр күп җыела торган урыннарны 10 литр суга 10 мл исәбеннән кушылган нашатырь спирты яки йод катнашмасы белән эшкәртергә киңәш ителә. Кортлар хлор исен дә яратмый. Көзер җирне казыганда туфракка гадәти "Белизна" сибәргә һәм хлорлы калий ашламасын мөмкин кадәр күбрәк кертергә кирәк. Халык ысулын да кулланып карарга мөмкин: суган яки сарымсак кабыгын (100 грамм) 10 литрлы суда яхшы итеп болгатып сибәргә киңәш ителә.
    Шунысын әйтергә кирәк, бакчаны бөҗәкләр һәм төрле корткычлардан саклау өчен чараларны бер-ике тапкыр гына куллану аз. Кайвакыт үсемлекләрне бакча сезоны тәмамланганчыга кадәр эшкәртергә туры килә. Никадәр тырышсагыз, уңышны да күбрәк җыеп алырсыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: