Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бакчада эшләү сезне туйдырмыймы?

Бүген бакчада эштән күп нәрсә юк. Орлыклар инде күптән тишелеп чыккан, бу авыр хезмәтнең беренче җимешләре дә авыз ителгән. Билгеле, мул уңыш үстереп алу өчен күп тырышырга кирәк. Без бакча эшләрен теләп башкарабызмы, әллә кирәк булганга гына чыгарга мәҗбүр булабызмы?

Валентина Панфилова (Өчкүл авылы):
- Минем өчен бакчада эшләү рәхәт кенә. Чәчәкләрне бик яратам, өй алды бакчасындагы беренче чәчәкләр иртә яздан ук күзне иркәли башлый. Гиацинтлар, лаләләр, пионнар - минем өчен чәчәкләр никадәр күп булса, шуның кадәр яхшырак. Бакчамда җиләк-җимеш куаклары да, яшелчәләр дә үсә. Ел саен почта буенча орлыклар яздырып алып, яшелчә һәм чәчәкләрнең яңа төрләрен утыртырга тырышам.
Ә үз бакчаңда, үз кулларың белән үстергән кыярны өзеп ашауга ни тора! Кышка бөтен нәрсәне үзем тозлап куям, Апатит шәһәрендә яшәүче балаларыма да җибәрәм. Көчем җиткәндә, бакчадан аерыласы килми.
Мөсәвәрә Акзигетова (Үрнәк посёлогы):
- Минем өчен бакчачылык чын авыруга әверелде! Бу эшкә балаларымны, оныкларымны да җәлеп итәргә тырышам.
Хәзер бакчамда розалар шау чәчәктә утыра. Гүзәллегенә ис китәрлек! Безгә килгән кешеләрне дә башта бакчага алып чыгып күрсәтеп йөрим. Бакчамда шулай ук пионнар да, георгиннар да, башка чәчәкләр дә бар.
Тик матурлык белән генә тамак туймый. Хәер, бу яктан безнең проблемалар юк, диярлек. Үзебез ясаган теплицада үскән кыярларны инде бер чиләк тозлап та куйдым. Шулай ук ташкабак, шалкан, редисканы да күпләп утырттым. Көчле яңгыр карбыз белән кавын түтәлләрен юып киткәч кенә бик кызганыч булды.
Бездәге өч базның өчесен дә кышка хәзерләнгән компот, тозлаган әйберләр, салат һәм кайнатмалар белән тутырып куябыз. Үзебез үстергән яшелчәләрне сатканыбыз да, читтән сатып алганыбыз да юк.
Яшелчәләр утырту да, уңышны җыеп алу да бик ошый. Кемгәдер бу авыр мәшәкать кебек тоелса да, мин тормышымны бакчадан башка күз алдына да китерә алмыйм. Бакчада эшләгәндә, күңелем ял итә.
Наталья Черняева (Аграмак авылы):
- Бакчада эшләргә яратам. Еш кына суга кытлык булса да, бакчада бер генә буш урын да юк. Яшелчәләргә су сибү, үзебезнең ихтыяҗлар өчен суны алдан тутырып куярга туры килә. Су бик тирәндә булганлыктан, үз скважинабызны да бораулый алмыйбыз. Моннан тыш, бик кыйммәткә дә төшәчәк.
Бакчада чәчәкләр, төрле яшелчәләр, җиләк-җимешләр үстерәбез, бәрәңгене күп итеп утыртабыз, үзебезгә кирәк булган бөтен нәрсә дә бар. Эшне гаилә белән башкарабыз, мәшәкатьләр күп булудан зарланып тормыйбыз. Кешене хезмәт туйдыра, дип юкка гына әйтмиләрдер халыкта. Без дә ел әйләнәсендә үз кулыбыз белән үстергән яшелчә һәм җиләк-җимешне ашыйбыз. Бер дә начар түгел.
Венера Журавлёва (Болгар шәһәре):
- Яз җитүне, бакчага чыгуны һәрвакыт түземсезлек белән көтеп алам. Йорт янындагы участоклардан тыш, дачабыз да бар. Бөтен нәрсәне үзебездә үстергәч, яшелчә, җиләк-җимешкә кытлык кичермибез. Кышка да күп итеп хәзерләп куям, монысы үзенә күрә бер шатлык. Бакча эшен яратам гына дип тә әйтә алмыйм, минем өчен бу чын хозурлык.
Мансур Хәсәнов (Урта Йорткүл авылы):
- Эшли торган кеше булганга күрә, мәшәкатьләр һәрчак җитәрлек, шулай да бакчада эшләү өчен вакытны һәрвакыт табам. Бакчабызда безнең якларда үсә торган теләсә нинди җимешләр, хәтта виноград та бар. Барыннан битәр кыяр утыртырга яратам. Башта аларны өйдә тәрәзә төбенә чәчәм, аннары плёнка астына утыртам. Быел оныгым беренче майда ук беренче кыярны өзеп алды. Хатыным помидор, башка яшелчәләрне утырта. Көзен үз тырышлыгыбызның җимешләрен күргәч, күңел шатлана.
Евгения Черкасова (Болгар шәһәре):
- Миңа инде 73 яшь. Кичергән авырлыклар, авыруларым турында сөйләргә бер дә яратмыйм. Ә менә бакчага чыгып, андагы яшеллеккә соклану, алар белән азрак "сөйләшеп" алу - минем яраткан шөгылем. Даруларны эчеп, черкиләргә каршы мазь сөртәм дә, бакчага чыгып китәм. Билгеле, хәзер кеше ярдәменнән башка булмый. Миңа кирәкме соң бу, дигән уйлар да килә башка... Теләк булса, барысын да сатып алып була бит. Тик, минемчә, кешегә эшсез утырырга ярамый, шуңа күрә исәнлегем булса, бакчаны бетермим. Үстергән уңыш үземә дә, бераз гына Изге Авраам чиркәвенә алып барырга да җитә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X