Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл өчен зур вакыйга

Любовь Аппалонова, хезмәт ветераны. Мин гомерем буе Фадеевка авылында яшәдем. Элек авылыбыз зур иде, хәзер 21 йорт кына калды. Авылда барлыгы 41 кеше яши, аларның 16сы - эшли, 17се - пенсионер, 6 бала бар. Ләкин авыл кечкенә булса да, бездә яшәүчеләр игътибарга һәм кайгыртуга мохтаҗ, чөнки һәр гаиләнең үз проблемалары...

Мәсәлән, безнең авыл үзәктән ерак урнашкан, шуңа күрә элек-электән монда юллар начар булды. Язгы-көзге пычракларда авылга керүе бик кыен иде. Ә кышын юлны кар каплап китә, бу тагын да начар, әйтерсең син дөнья читендә яшисең. Туксанынчы елларда Бизнә аша әйбәт кенә күпер салдылар, ләкин ике яктан да юл булмагач, анда барып җитү мөмкин булмады. Газетада районның әле бер, әле икенче авылына асфальт юл салынуы турында укып, аларга бик кызыга идек. Мәсәлән, Иж-Борискино авылында әйбәт юл салдылар.
Без дә бу үтенеч белән район башлыгы Камил Әсхәт улы Нугаевка һәм "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевка мөрәҗәгать иттек. Алар безнең үтенечебезгә колак салып, авылыбызга кадәр асфальт юл салдылар. Моннан тыш, күпергә бара торган юлларны да тәртипкә китерделәр. Бу авыл халкы өчен зур вакыйга булды. Юллар төзүдә ярдәм иткән кешеләргә, анда катнашкан эшчеләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Юлларны вакытында кардан чистартып торулары да безгә бик уңайлы. Шәһәрдән кунакка кайткан балаларыбызны хәзер тыныч күңел белән каршылыйбыз, озата алабыз. Ә бит берничә ел элек кенә без асфальт юл турында хыяллана да алмый идек.
Кеше шундый инде ул - бүген аның кичәгедән яхшырак яшисе килә. Тормыш бер урында гына тормый. Хәзер авыл халкы кибетне ремонтлатырга хыяллана. Кибетебез ташландык хәлгә килде, аеруча эче шыксыз: обойлары иске, түшәме ишеләм дип тора, утын сарае бернигә яраксыз...
Тагын бер нәрсә турында әйтәсем килә. Мин бик җентекләп укып барган район газетасында авыл урамнары яктыртылырга тиеш дип языла. Ә бездә ут авылның бер башында гына бар, ә икенчесе караңгы төшкәч дөм караңгылыкка чума. Бәлки бу проблема да хәл ителер? Халык моңа ышана.
Фадеевка авылы.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X