Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Артемьев Александр Иванович

7нче бер мандатлы Бураково сайлау округы буенча депутатлыкка кандидат. "Гадел Россия" Бөтенроссия партиясенең региональ бүлегеннән күрсәтелде.

Көек авылы халкы инде күптән хакимияткә ышанмый, алар тормышта үзләренә генә таянырга күнеккән. Сайлаучылар белән аларны борчыган проблемалар турында сөйләшкәннән соң, шундый нәтиҗә чыгарырга була. Бу хәлне яхшы якка үзгәртү өчен, 14 октябрьдә сайланачак депутатка бик тырышырга туры киләчәк.
Бигрәк тә су белән тәэмин итү мәсьәләсе кискен тора. Авылдагы су суырту башнясына Көек халкының күбесе инде өметен өзгән. Элеккеге скважинадан да аларның чиста су күргәннәре булмады, ә берничә ел элек борауланган скважинадан килгән суны эчәргә генә түгел, аның белән савыт-саба юарга да тәкъдим итмәделәр, чөнки әйберләр өстендә ниндидер ак таплар кала. Махсус анализлар бу суның терлекләргә дә эчерергә ярамавын күрсәтте, шуңа күрә "Болгар Арыш" җәмгыяте үз фермалары өчен үзенең су башнясын эшләп куйды. Авыл башнясыннан килгән суны авыл халкы кулланырга теләми, шуңа күрә күбесе үз скважиналарын бораулый, чөнки җир асты сулары тирән түгел. Эчәргә яраклы су чыгарту өчен 30 мең сум чамасы акча җитә. Ләкин авылга башня кирәк һәм авыл халкы моны яхшы аңлый. Янгын килеп чыккан очракта да сусыз берни эшләп булмый.
Урамнарны яктырту мәсьәләсе дә шулай ук кискен тора. Иске баганаларны һәм андагы яктырткычларны читтән килгән төзүчеләр моннан ярты ел элек алып, яңа баганалар куйганнар һәм авылны утка тоташтырганнар. Ләкин шуның белән эшләре беткән, хакимият баганаларга яктырткычлар куярга кирәге турында оныткан.
Көз җиткәч, көннәр кыскара, шуңа күрә урамнарны яктырту турында кайгыртырга кирәк. Тиздән укучылар да мәктәптән караңгы төшкәч кенә кайта башлый. Хатын-кызлар һәм пенсионерлар өчен дә бу өстәмә проблемалар тудырачак. Мондый хәл халык сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч тудыра, ләкин хакимият аны хәл итәргә ашыкмый.
Хакимиятнең авыл халкы үтенечләренә игътибар итмәвенә башка мисаллар да китерергә була. Мәсәлән, Заозёрный урамындагы асфальт юлдан үтү өчен дистә метр җирдә генә таш җәяргә кирәк. Яңгыр яуганнан соң бу участоктан сөт ташучы машина үтсә, аннан башка машиналар үтә алмый. Моны хәл итү өчен, ике КамАЗ вак таш та җитә. Күрәсең, чокыр- чакырлы урыннар шәһәр юлларында гына ремонтлана, ахры.
Шул ук Заозёрный урамында телефон чыбыгы баганадан баганага бик түбән сузылган. Үтеп баручы КамАЗ машинасы аны өзеп, авылның бер урамын телефон элемтәсез калдыра ала. Халыкның зарына җирлек башлыгы игътибар итми.
Билгеле, бу проблемаларның барысын да авыл җирлегенең такы-токы бюджеты хисабына хәл итүе кыен. Шуңа карамастан, бу җирле хакимиятнең бурычы һәм алар бу хәлдән чыгу юлларын эзләргә тиеш. Билгеле, бу эшне район җитәкчелеге ярдәменнән башка хәл итеп булмый, шуңа күрә авыл мәнфәгатьләрен Болгарда яшәүче яки эшләүче, авыл халкы ышанычын акларга әзер торган кеше якласа, бик әйбәт булыр иде. Ул башка бюрократик мәсьәләләрне ерып чыгуда да ярдәм күрсәтә алыр иде.
Көек авылы кешеләренең проблемаларын мин аңлыйм һәм ярдәм итүе миңа авыр булмаячак, чөнки үзем "Болгар Арыш" җәмгыятенең автотранспорт колонна җитәкчесе булып эшлим, ә авыл халкының күпчелеге бу агрофирманың җирле бүлегендә хезмәт куя. "Болгар Арыш" җәмгыятендә мин инде берничә ел эшлим, мине бу эшкә учредительләр чакырды. Отставкадагы милиция подполковнигы буларак, моңа кадәр дистә елдан артык Эчке эшләр министрлыгының хуҗалык эше белән шөгыльләнгән эре подразделениеләре белән җитәкчелек иттем, Казанда, Түбән Камада, Яр Чаллыда, Әлмәттә эшләдем, авыл җирендә эшләү тәҗрибәм дә бар. Гомуми хезмәт стажым 40 елдан артып китте, берничә тапкыр җитәкчелек тарафыннан Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр алдым, "За службу в МВД" мактау билгесе белән бүләкләндем. Ике югары белемем бар - юридик һәм педагогик уку йортлары тәмамладым.
Авыл халкы ышаныч күрсәтсә, үз тәҗрибәмә таянып, аларның проблемаларын хәл итүдә булыша алырмын дип уйлыйм.
Материал депутатлыкка кандидат тарафыннан әзерләнде һәм бушлай бастырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined