Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Армиягә теләп китәләр

Язгы чакырылыш тәмамланды. Безнең районнан илебез чикләрен сакларга 29 кеше китте.

Владимир Корнилов.

Язгы чакырылышны гадәттә район башкарма комитеты район хәрби комиссариаты бүлеге, эчке эшләр бүлеге һәм район хастаханәсе белән берлектә оештыра. Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты тарафыннан билгеләнгән наряд 111 процентка җиткереп үтәлде.

Чакырылыш комиссиясенә 140 кеше килергә тиеш иде. 80нән артык кеше сәламәтлекләре яки уку сәбәпле, хәрби хезмәткә чакырылудан кичектерелде. 26 егет хәрби хезмәткә яраксыз дип табылды.

Армия сафларына киткән өч егет югары белемгә ия булса, калганнары урта һөнәри яки тулы булмаган урта мәктәп тәмамлаган. 15 кеше хезмәткә китәр алдыннан гына Спастагы РОСТО (ДОСААФ)да укып, "С" категорияле шофер белгечлеге алды.

Район хәрби комиссариаты хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, соңгы елларда егетләр армиягә теләп китә. Алар арасында хезмәт итүдән куркып качып йөрүчеләр юк. Дөрес, хәрби комиссариатка чакыру белән бәйле чараларга вакытында килүне белгертүдә кимчелекләр булган. Кызганыч, кайбер әти-әниләр арасында балаларының кайдалыгын яшереп калырга тырышу фактлары да ачыкланган. Гаеплеләр административ җавапка тартылган.

Безнең районның ике егете - ракета гаскәрләрендә, берәү - хәрби-һава көчләрендә, ике кеше Хәрби-диңгез флотында хезмәт итәчәк. 4 кеше шефлык элемтәсе буенча Түбән Новгородта механик-йөртүче булып хезмәт итәчәк. Калганнары исә Көнбатыш һәм Үзәк хәрби округларда - Екатеринбург, Самара һәм башка шәһәрләргә җибәрелде. Бертуган Захаровлар, мәсәлән, Самарадагы хәрби частьтә хезмәт итәчәк. Егетләрнең берсе югары белем алырга өлгергән, икенчесе исә үзебездәге тармак технологияләре техникумын тәмамлаган.

Егетләрне Казандагы җыелу пунктына озатыр алдыннан аларның әти-әниләре чакыру комиссиясе әгъзалары белән очрашкан. Анда егетләрнең хәрби хезмәт үтүләре белән бәйле булган төп мәсьәләләр турында сөйләшкәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев