Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җан җылысы белән сугарылган

Шәһәр көнендә оештырылган халык осталары күргәзмәсенә куелган йон уенчыклар күпләрнең игътибарын җәлеп итеп, күңелләрдә соклану уятты. Моңа бер дә гаҗәпләнәсе юк, чөнки уенчыкларның һәрберсе бик үзенчәлекле итеп ясалып, останың җан җылысы белән сугарылган.

Ирина Телицына.
"НЖ".
Фелтинг, икенче төрле әйткәндә, табигый йоннан уенчыклар ясау белән Кузнечихада яшәүче Татьяна Удалова күптән түгел генә шөгыльләнә башлаган. Тумышы белән Тольяттидан булып, алар гаиләсе белән Кузнечихага узган ел гына күчеп кайтканнар. Шәһәр тормышыннан туеп, Интернет челтәре аша мәктәбе, балалар бакчасы, хастаханәсе булган авыл эзләгәннәр. Моннан тыш, авылның шәһәрдән мөмкин булганча ераграк булуын теләгәннәр. Шулай итеп эзли торгач, безнең районга кайтырга булалар.
Башта Кузнечихага Татьянаның кыз туганы, аның артыннан - Удаловларның бөтен гаиләсе кайтып төпләнә. Күңелләренә хуш килгән, яшәргә яраклы йортны сатып алып, бөтен уңайлылыкларны үзләре ясаганнар. Йорт янындагы бакча хуҗаларны экологик яктан чиста булган яшелчәләр белән тәэмин итә. Ишек алдында тавыклар, казлар, үрдәкләр асрыйлар. Тиздән сыер да алып җибәрәләр. Шулай итеп, ит-сөт тә хәзер үзләренеке. Нәкъ бу якларга күчеп кайтуларына Удаловлар бер дә үкенмиләр.
Татьяна тулы булмаган югары белемле. Банк хезмәткәре булырга җыенса да, тиздән бу һөнәрнең характерына туры килмәвен аңлый.
Ландшафт дизайны белән мавыгып, шәхси мәктәпне тәмамлый. Аннары йоннан басу эшен үзләштерергә керешә, моннан тыш, кием-салым модельләрен, төрле аксессуарлар ясау белән дә шөгыльләнә. Бөтен кирәкле әдәбиятны үзлегеннән өйрәнә. Татьянаның иҗади сәләте аңа бу шөгыльләрендә нык ярдәм итә.
Татьяна үзенең бертуганы Анастасия Шлякова белән бергә "Даромир" студиясен ачып җибәрәләр. Әлегә алар кечкенә сувенирлар ясыйлар, теләге булган кеше аларга Интернет челтәре аша заказ бирә ала. Бертуганнар ясый торган уенчыкларны халык теләп сатып ала икән.
Мәсәлән, дүрт уенчыкны Швециягә сатканнар, башка кешеләр дә кызыксына. Аларның уенчыкларын Мәскәү, Санкт-Петербургта яшәүчеләр дә сатып алган, Тольятти кибетләрендә дә сатылалар. Тиздән бертуганнар ясаган сувенирлар турында башка шәһәрләргә дә билгеле булыр дип өметләнергә мөмкин. Уенчыкларны ясау өчен материалларны Интернет челтәре аша заказ биреп яки шәһәр кибетләреннән сатып алалар. Ә калганы инде бары тик үзләренең фантазиясеннән генә тора.
"Болгар" сәламәтләндерү-белем бирү үзәге директоры Любовь Вафина чакыруы буенча, Татьяна беренче сменада ял итүче балалар өчен мастер-класс та үткәргән. Укучыларга истәлеккә үз куллары белән ясаган уенчыклар калган.
Татьяна үзенең иҗатыннан чын канәгатьләнү хисе ала. Киләчәктә "Даромир" студиясе йоннан кием-салым тегүгә күчәргә җыена, ә бу исә тагын да кызыклырак шөгыль булачак.
Рәсемдә: Татьяна Удалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үз шөгыле