Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Амосов Лев Николаевич

5нче бер мандатлы сайлау округы буенча Урта Йорткүл авыл җирлегенә депутатлыкка кандидат. «Гадел Россия» партиясеннән тәкъдим ителгән. Сентябрь башында безнең авыл буенча депутатларны чираттан тыш сайлау булачак. Мондый чара район хакимияте карары белән яңа - Урта Йорткүл авыл җирлеге төзелү белән бәйле. Ә безнең вәкаләтләрнең срогы (хәзерге вакытта мин Иж-Борискино...

5нче бер мандатлы сайлау округы буенча Урта Йорткүл авыл җирлегенә депутатлыкка кандидат. «Гадел Россия» партиясеннән тәкъдим ителгән.

Сентябрь башында безнең авыл буенча депутатларны чираттан тыш сайлау булачак. Мондый чара район хакимияте карары белән яңа - Урта Йорткүл авыл җирлеге төзелү белән бәйле. Ә безнең вәкаләтләрнең срогы (хәзерге вакытта мин Иж-Борискино авыл җирлеге депутаты булып торам) бары тик 2015 елда гына бетә. Урта Йорткүл авыл җирлеге район картасында инде бар, ул безнең җирлек белән чиктәш булып, хәзер аны үзенә алачак. Район җитәкчелеге тәкъдиме белән, сайлаулардан соң элеккеге Иж-Борискино җирлегенә караган халык Урта Йорткүл җирлеге халкы булып саналачак.

Моннан безгә файда булырмы икән? Бу турыда яхшылап уйларга кирәк, моннан тыш, ачык тыңлаулар булса да үткәреп, халык белән аралашырга кирәк булачак. Авылда туып-үскән, анда яшәгән халык кебек үк, миңа да туган авылымның тарихы, бүгенгесе кадерле һәм аның киләчәге өчен без чын күңелдән кайгырабыз. Бүгенге көндә мин "Вита+" ҖЧҖ генераль директоры булып эшлим, Нурлат һәм безнең район халкын үзебез җитештергән икмәк-булка әйберләре белән тәэмин итәм, хәлемнән килгәнчә якташларыма ярдәм итәргә тырышам.

Иж-Борискино авылы гаять бай тарихка ия. Бүген бу авылда яшәүче халык та үзенең җаваплылыгын тоеп, ата-бабалардан килгән традицияләрне сакларга һәм үстерергә тырыша. Авылыбызда хөрмәткә лаек кешеләр күп. Алар арасында Бөек Ватан сугышы ветераннары да, хезмәт батырлары да бар. Авылыбыз районда бердәнбер чуаш авылы. Бу талантлы халыкның традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау өчен энтузиастларыбыз зур эш башкаралар. Теләге булган һәр кешене чуаш милли культурасы белән таныштыруда мәктәп зур роль уйный.

Моннан тыш, мөстәкыйль Иж-Борискино җирлегендә, соңгы елларда авылның көнкүреш һәм социаль тормышында уңай үзгәрешләр булды. Урта Йорткүл авыл җирлеге составына керсәк, без аларны саклап кала алырбызмы? Бу мәсьәлә шик астында. Урта Йорткүл җирлеге ныгып өлгергән булса, хәл башкачарак булыр иде. Ә анда кичекмәстән хәл итәргә кирәкле мәсьәләләр күп, һәм җирлекнең яңа җитәкчеләре беренче чиратта аларны хәл итүгә җиң сызганып керешергә тиеш. Аларны хәл иткәннән соң, безнең җирлеккә мөмкинлекләре калырмы икән соң?

Бу турыда сөйләмәсәләр дә, белгән кешеләр өчен бу ике җирлекнең хакимият органнары һәм башка бюджетны кулланучыларга тотылучы бюджет чыгымнарын оптимальләштерү өчен берләштерелүе сер түгел. Бүгенге көндә бу чыгымнар болай да район буенча иң зурлардан түгел, төрле каналлар буенча күпкә артыграк бюджет ярдәме күрсәтелгән җирлекләр бар. Берләштерелгәннән соң чыгымнар кыскарып, алар бөтен ихтыяҗларны капларга җитмәячәк, ә бу, үз чиратында, бюджет учреждениеләрендә кыскартуларга китерәчәк. Акча сорар өчен хәзер район үзәгенә түгел, ә башта яңа төзеләчәк Урта Йорткүл авыл җирлеге башлыгына барырга туры киләчәк.

Ике җирлекне берләштерү ул халыкның да тормышын бермә-бер катлауландырачак. Берәр төрле белешмә яки документ алу өчен күрше авылга барырга туры киләчәк. Ярый ла утырып чыгып китәргә транспортың булса. Дөрес, яшьләргә моның бер кыенлыгы да юк, ә менә пенсионерлар, олы яшьтәге кешеләр нишләргә тиеш? Ике авыл арасына асфальт юл сузылган булса да, Йорткүлгә кадәр берәүнең дә җәяү барасы килмәс. Димәк, транспорт ялларга яки таныш-белешләргә мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Бүген берәү дә рәхмәткә йөрми - барысына да акча түләргә кирәк.

Бүген, кем әйтмешли, юк кына мәсьәләне хәл итү өчен дә бер кочак документ тутырырга, әллә нинди белешмәләр алырга кирәк. Кайчак нишләргә белмичә аптырап бетәсең, барысына да кул селтисе килә. Ярый ла, бер баруда гына йомышыңны йомышлап кайта алсаң. Ике арада йөрү күпләрне туйдырачак. Миңа калса, ике җирлекне берләштереп кенә кешеләрнең тормышын яхшыртуга ирешеп булмас кебек. Бу хакта башта яхшылап уйларга кирәк иде.

Хакимият вәкилләреннән, мондый берләштерүләр башка районнарда да үткәрелә, бу республика җитәкчелеге тарафыннан хупланган табигый процесс, дигән фикерне ишетергә туры килә. Тик бу алай түгел. "Республика Татарстан" газетасының агымдагы елның 23 маенда дөнья күргән санында "Җирлекләрне берләштерү кичектерелә" дигән мәкалә басылып чыкты. Бу язмада дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча Дәүләт Советы Комитеты утырышында депутатлар республиканың Алабуга районындагы Әлмәт һәм Иске Юраш авыл җирлекләрен берләштерү турындагы закон проектын кире кагулары турында язылган. Эш шунда ки, Әлмәт җирлегендә тавыш санын исәпкә алганда, халыкның күпчелеге тавыш бирүдән тыелып, "әйе" дип тә, "юк" дип тә җавап бирмәгән. Нәкъ шушы хәл берләштерү турында мәсьәләне кичектерүгә сәбәп булган.

Бу хәлне күздә тотып һәм Иж-Борискино җирлеге халкының берләштерүгә төгәл мөнәсәбәтен белмәгәнгә күрә, мин Дәүләт Советына бу мәсьәләгә ачыклык кергәнче, аны кичектереп тору турында хат язып, авыл халкына аңа кул куярга тәкъдим итәм. Шулай итеп, авыл халкының соңгы вакыйгаларга нинди бәя бирүен ачыклап, киләчәккә адымнарны билгеләргә мөмкин булачак.

Материал депутатлыкка кандидат тарафыннан әзерләнде һәм бушлай бастырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев