Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алтын куллы табиб

Табиб-стоматолог янына курыкмыйча йөргән кеше бармы икән. Ә менә безнең район хастаханәсендә табиб Илдус Нәҗип улы Габдрәшитов эшли башлаганнан бирле күпләр теш табибы янына йөрүдән курыкмый башлады. Аның янына өлкәннәр генә түгел, хәтта балалар да курыкмыйча керә. Ә бит баланы теш алдырырга яки дәваларга үгетләү бер дә җиңел түгел. Илдус...

Табиб-стоматолог янына курыкмыйча йөргән кеше бармы икән. Ә менә безнең район хастаханәсендә табиб Илдус Нәҗип улы Габдрәшитов эшли башлаганнан бирле күпләр теш табибы янына йөрүдән курыкмый башлады.
Аның янына өлкәннәр генә түгел, хәтта балалар да курыкмыйча керә. Ә бит баланы теш алдырырга яки дәваларга үгетләү бер дә җиңел түгел. Илдус Нәҗип улы алар белән дә уртак тел таба белә.
Мин "Чайка" приютында шәфкать туташы булып эшлим, шуңа күрә эшем буенча балаларны хастханәгә, шул исәптән теш табибына да, алып барырга туры килә. Теш табибы һәр баланы сөйләштереп, тынычландырып, балага сиздермичә, иң мөһиме - авырттырмыйча үз эшен башкара да куя.
Билгеле инде, аның белән эштән тыш та аралашырга туры килә. Мәсәлән, берсендә улымның балалар бакчасында теше сызлый башлый. Ә сәгать өчтән соң поликлиникада инде кеше булмый. Тик авырту туктамаганлыктан, мин Илдус Нәҗип улына өенә чылтыратып, хәлне аңлатырга батырчылык иттем. Ул минем үтенечемә каршы килмичә, хастаханәгә килеп, кабинетын ачты һәм тиз генә улымның тешен алып, аны да, мине дә йокысыз төннән коткарды. Мин аңа моның өчен бик рәхмәтлемен.
Илдус Нәҗип улы янына дәваланырга барганда да дулкынланмыйсың, чөнки аның югары һөнәри осталыгы, бөтен авыруга игътибарлы булуы, кешенең хәленә керә белүе һәркемгә билгеле. Алтын куллы табибка чын күңелдән эшендә дә, тормышында да зур уңышлар телим.
Ольга Железнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев