Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алдарга мөмкиннәр…

Соңгы көннәрдә генә дә берничә кеше эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итеп, кесә телефоннарына мошенниклардан төрле SMS хәбәрләр килүенә зарланган. Әлеге хәбәрләрнең күбесендә, мәсәлән, ВИЗА карталарының вакытлыча гамәлдән чыгарылуы һәм мәсьәләне җайга салу өчен билгеле бер номерга шалтыратырга киңәш итәләр. Шунысын әйтергә кирәк, хәбәрләр Саклык банкы номерыннан килә, шуңа күрә кешеләр...

Соңгы көннәрдә генә дә берничә кеше эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итеп, кесә телефоннарына мошенниклардан төрле SMS хәбәрләр килүенә зарланган.
Әлеге хәбәрләрнең күбесендә, мәсәлән, ВИЗА карталарының вакытлыча гамәлдән чыгарылуы һәм мәсьәләне җайга салу өчен билгеле бер номерга шалтыратырга киңәш итәләр. Шунысын әйтергә кирәк, хәбәрләр Саклык банкы номерыннан килә, шуңа күрә кешеләр моңа ышанырга да мөмкин.
Полиция хезмәткәрләре кисәтә: әгәр телефонга шундый эчтәлектәге хәбәр килә икән, күрсәтелгән номер буенча шалтыратырга һәм кемгә дә булса акча җибәрергә ашыкмагыз. Ничек тә булса Саклык банкына шалтыратып барысын да белешегез һәм эчке эшләр бүлегенә хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев