Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алдан тавыш бирү тәртибе турында

Бу елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлаганда беренче тапкыр вакытыннан алда тавыш бирергә мөмкин булачак.

Газизулла ӘХМӘТҖАНОВ,
территориаль сайлау комиссиясе рәисе.
Моңа кадәр аерым депутатлар өчен вакытыннан алда тавыш бирү тыелган иде, бары тик референдумнар уздырганда гына мондый мөмкинлек бирелә иде. Әмма Россия Федерациясе Конституция суды агымдагы елның 15 апрелендә бу чикләүне тыйды һәм инде 2014 елның 5 маенда федераль закон чыгару органы "Россия Федерациясе граҗданнарының төп сайлау хокукы гарантияләре һәм референдумда катнашу хокуклары турында"гы Федераль законның 65 нче маддәсенә тиешле үзгәрешләр кертте. Шунысын әйтергә кирәк, яңа редакция нигезендә, вакытыннан алда тавыш бирү элеккеге тәртиптән шактый аерыла. Аерма нидә соң?
Сайлаучы, бары тик аерым сәбәпләр булганда, ягъни сайлау көнендә, үзе яши торган урындагы участокка килеп сайлауда катнаша алмаса гына вакытыннан алда тавыш бирә ала. Законда бу сәбәпләргә түбәндәгеләр керә: отпуск, командировка, укуда яки эштә булу, дәүләт яки җәмәгать эшләрен үтәү, сәламәтлекнең начар булуы һәм башкалар. Әлеге процедура уздырылу сәбәпле, территориаль һәм участок сайлау комиссияләрендә махсус эш графигы булдырыла. Сайлаучы 2014 елның 3 сентябреннән 9 сентябрьгә кадәр территориаль сайлау комиссиясенә килеп вакытыннан алда тавыш бирә ала. Бездә исә Болгар шәһәренең Пионер урамында урнашкан "Октябрь" кинотеатры бинасына килергә кирәк. Аннары 10 сентябрьдән 13 сентябрьгә кадәр участок сайлау комиссияләренә килеп вакытыннан алда тавыш бирергә мөмкин. Комиссияләр көнгә 4 сәгать: дүшәмбе -җомга -16.00 дән 20.00 сәгатькә, шимбә-якшәмбе - иртәнге 8 дән 16 сәгатькә кадәр эшләячәк. Вакытыннан алда тавыш бирүче сайлау комиссиясенә ни сәбәпле вакытыннан алда тавыш бирүен күрсәтеп язылган гариза тапшыра. Гаризада сайлаучының исем-фамилиясе, яшәү урыны күрсәтелә. Комиссия гаризаны җентекләп тикшерә. Әгәр күрсәтелгән сәбәпләр нигезсез дип табылса, бу очракта комиссия сайлаучыга вакытыннан алда тавыш бирү бюллетенен бирмәскә дә мөмкин.
Территориаль һәм участок сайлау комиссияләре тавыш бирү барышында һәр участоктагы сайлаучыларның исемлеген әзерлиләр. Исемлекнең һәр битендә сайлау исеме, сайлаучының тулы исем-фамилиясе, яшәү урыны, паспорт мәгълүматлары күрсәтелә. Сайлаучыга икешәр бюллетень -партия исемлекләре һәм бер мандатлы 44 нче сайлау округы буенча бюллетеньнәр бирелә. Вакытыннан алда тавыш бирү көнендә сайлаучы шәхсән үзе тавыш бирә: кабинага керә, ике бюллетеньгә дә тиешле билге куя һәм комиссиядә утыручы кайсы да булса әгъза янына килә. Сайлаучыга конверт бирелә, сер саклау өчен урталай бөкләнгән бюллетеньне әлеге конвертка салып ябыштырырга кирәк. Конверт бар таләпләргә туры килерлек итеп ябыштырыла.
Ябыштырылган урынга комиссиянең ике әгъзасы кул куя, аннары пичәт басыла. Әлеге конверт тавыш бирә торган көнгә кадәр сейфта сакланырга тиеш.
Сайлаулар көнендә тавыш бирү башланганчыга кадәр участок сайлау комиссиясе һәм күзәтүчеләр катнашында конверт ачыла һәм андагы бюллетеньнәр стационар урнага төшерелә. Әгәр конвертта бер яки өч бюллетень булса, алар дөрес түгел, дип санала, чөнки конвертта бары тик ике генә бюллетень булырга тиеш.
Тагын бер кат 2014 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар уздырылачагы турында исегезгә төшерәсе килә. Иртәнге 7 дән кичке 20 сәгатькә кадәр килеп тавыш бирә аласыз. Сезне сайлауларда көтәбез, хөрмәтле сайлаучылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев