Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аларның бурычы - янгынга каршы көрәш

Утка каршы көрәшүчеләр Россия янгын хезмәтенең 365 еллыгын билгеләп үтәләр.

Марина ЗАЙЦЕВА
1649 елда, Алексей Михайлович Романов патшалык иткән чорда, беренче "Соборное уложение" эшләнеп, андагы берничә маддәдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү зарурлыгы турында телгә алына. Шул ук елның 30 апрелендә патша фәрманы белән "Наказ о Градском благочинии" басылып чыга. Әлеге наказ янгын сүндерү хезмәтенә нигез сала да инде.
Өч гасырдан артык вакыт эчендә янгын хезмәте төрле үзгәрешләр кичерә, берничә тапкыр исеме үзгәртелә, бер ведомоство карамагыннан икенчесенә күчерелә. Әмма янгынга каршы көрәшү, авария-коткару эшләре уздыру бурычы үзгәрешсез кала. Татарстан Республикасының Спас районындагы 132нче Федераль янгын часте хезмәткәрләренең бурычы да тулысынча шуннан гыйбарәт.
Байтак еллардан бирле полковник Владимир Савельев җитәкчелек иткән коллективта 50гә якын кеше бар. Шуларның күпчелеге - янгын сүндерүчеләр һәм машина йөртүчеләр. Барысы да үз эшләренә җаваплы карыйлар. Быел каравыл башлыгы Олег Савельев, отделение командиры Сергей Парфенов, янгын сүндерү машинасын йөртүче Евгений Князев һәм каравыл диспетчеры Николай Трифонов үз эшләренең осталары булып танылган. Өстәвенә, Николай Александровичка намуслы хезмәте өчен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы идарәсе Мактау хаты тапшырылган. Әфганстандагы сугышчан бәрелешләрдә катнашкан машина йөртүче Сергей Терентьевка республика премиясе тапшырылган, фоторәсеме МЧСның республика Мактау тактасына кертелгән. Шулай ук Александр Спирин, Сергей Выжленков, Николай Сидельников, Василий Чичирин федераль дәрәҗәдәге бүләкләргә тәкъдим ителгән.
Район буенча алганда, әлеге системада 135 кеше эшли. Иске Рәҗәптә һәм Антоновкадагы аерым янгын сүндерү постында 20дән артык кеше эшли, Вожидагы бүлектә биш кеше бар. Моннан тыш, районда элеккеге хуҗалыклар һәм эре оешмалар базасында төзелгән утызга якын ирекле янгын сүндерү подразделениеләре эшли. Янгынга каршы көрәш техникасының төзеклеген янгын хезмәте бинасында урнашкан күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге һәм районның бердәм диспетчерлык хезмәте дежурные тикшерә. Телефоннан алынган шалтыратуларны иң әүвәл шушы хезмәт кабул итә. Диспетчерлык хезмәте төрле хәлләрне тиешле контрольдә тота, "ашыгыч ярдәм бүлеге", газ хезмәте, полиция белән даими элемтәдә тора. Бары тик узган елда гына да диспетчерлык хезмәтенә ярдәм сорап ике йөздән артык шалтырату кабул ителгән: янгын сүндерү машиналары 216 очрак буенча тиешле урынга барган. Бу елның дүрт аенда алтмыш тапкыр шалтыратканнар. Аеруча апрель аенда, коры үләннәр яна башлагач, шалтыратучылар саны арткан. Хәер, мондый очраклар һәр елның нәкъ менә шушы фасылында сизелерлек арта.
Владимир Савельев билгеләп үтүенчә, соңгы елларда янгын сүндерү хезмәтенең материаль-техник базасы сизелерлек яхшырган. Узган ел республика программасы буенча бинага капиталь ремонт ясау өчен акча бирелгән. Башкарылган эшләрнең нәтиҗәсе күз алдында. Бина танымаслык булып үзгәргән, биредә бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган.
Федераль максатчан программа буенча янгын частенә КамАЗ машинасы бирелгән. Авария-коткару эшләре вакытында күбесенчә әлеге техникадан файдаланалар. Полянкадагы һәм шәһәрдәге ирекле янгын сүндерү командаларына ЗИЛ автомашиналары бирелгән. Диспетчерлык хезмәте кабинеты да бөтен нәрсә белән тәэмин ителгән.
Моннан өч ел элек учреждение базасында газ һәм төтеннән саклану хезмәте төзелгән. Янгын сүндерүчеләр өчен махсус саклагыч битлекләр һәм кислород баллоннары кайтарылган. Әлеге җайланмалар төтенле һәм газ исе чыккан биналарда да коткару эшләре алып барырга ярдәм итә. Кыскасы, кискен шартларда хәлиткеч чаралар күрү мөмкинлеге тудыра. Янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре үз учреждениеләрен яклап төрле дәрәҗәдәге ярышларда еш катнашалар. Узган ел зона ярышларында лидерлыкка чыкканнар, республикадагы 83 команда арасында өченче урынны алганнар. Янгын сүндерү техникасын эшкә әзерләү бәйгесендә Татарстан буенча иң яхшы ун команда арасына кергәннәр. Еллар дәвамында учреждение бик күп ярышларда катнашып, төрле кубок һәм бүләкләр откан. Кыскасы, янгын сүндерүчеләр бәйгеләрдә дә сынатмыйлар, бәла-каза килеп чыга калса, беренчеләрдән булып кешеләргә ярдәмгә килергә дә әзер торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев