Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Алар язмышы өчен без дә җаваплы

    Балигъ булмаганнар эше буенча комиссия төзелүгә 95 ел тулды. 1918 елда башында яшь совет дәүләтендә балаларга һәм яшүсмерләргә социаль хезмәт күрсәтү, шулай ук мәҗбүри чаралар күрүне билгеләгән декретка кул куела.

    Тамара КАМАЕВА,
    балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре.
    Дәүләт үсешенең төрле елларында комиссия төрле бурычлар үтәде. Мәсәлән, ачлыктан тилмерүче балаларны коткару, тәрбиясез калганнарга ярдәм итү, тәртип бозган балалар өчен махсус учреждениеләр булдыру юнәлешендә эшләр алып бара. Бөек Ватан сугышы елларында да сукбайлыкта йөргән һәм караучылары булмаган балаларны ачыклау, соңыннан аларны балалар йортларына урнаштыру эше дәвам итә. Сугыштан соңгы елларда балигъ булмаганнар белән профилактика эше алып баруга зур игътибар бирелде.
    1999 елда "Балигъ булмаганнар арасында күзәтүсез калган һәм хокук тәртибен бозучылар белән профилактика эш системасы турында"гы федераль закон кабул ителде. Әлеге закон нигезендә, бу системаның төп органнары һәм учреждениеләре төгәл ачыкланган, аларга йөкләнгән функцияләр билгеләнгән. Профилактика эшләрен балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе алып бара. Ул, закон нигезендә каралган хокуклардан һәм вәкаләтләрдән файдаланып, яшүсмерләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга, мондый балаларны сукбайлыкка, төрле җинаятьләр, җәмгыятькә каршы гамәлләр кылуга этәргән сәбәпләрне ачыклау һәм аларны бетерүгә, тиешле тәрбия бирү, укытуны оештыруга юнәлдерелгән чаралар күрүне тәэмин итәләр.
    Безнең районда балигъ булмаганнар эше буенча комиссия белән төрле елларда Мөшәрәфә Гыйззәтулла кызы Низаметдинова, Валентина Павловна Полякова, Михаил Алексеевич Тюленев, Любовь Дмитриевна Молчанова җитәкчелек итте. Юрий Иванович Деманов ун ел буе комиссия рәисе булып торды. Шунысын әйтергә кирәк, ул яшүсмер тормышында килеп туган проблеманы ашыгыч арада хәл итәргә ярамый, иң элек барысын да төгәл ачыкларга һәм вакытында ярдәм кулы сузарга кирәк, дип ассызыклый иде. Мансур Сәетгәрәй улы Гыйматдинов җитәкчелегендәге комиссия бүген дә әнә шул принциптан чыгып эш итә.
    Байтак еллар эчендә комиссия утырышларында балаларга кагылышлы проблемаларны мөстәкыйль хәл итә алмаган меңнәрчә гаиләнең эше каралды. Бүген бездә социаль яктан авыр хәлдә яшәгән һәм даими рәвештә дәүләт ярдәменә мохтаҗ булган 20дән артык гаилә бар. Аларда 41 бала тәрбияләнә. Бу гаиләләрне борчыган проблемалар күп, шуңа күрә аларга Людмила Леонидовна Федонина, Валентина Семеновна Рыбакова, Вячеслав Анатольевич Головин, Людмила Сергеевна Рыбакова, Вера Владимировна Андронова, Любовь Николаевна Демина, Наталья Александровна Буташнова, Татьяна Геннадьевна Тужилкина кебек чит кеше кайгысына беркайчан битараф булмаучыларның үз вакытында ярдәмгә килүе зур әһәмияткә ия. Комиссия әгъзалары буларак, алар балаларга, аларның әти-әниләренә катлаулы хәлдән чыгу юлларын табарга булыштылар.
    Авыр хәлдә калган балаларга вакытында ярдәм кулы сузу - иң кирәкле эшләрнең берсе. Иң мөһиме - аларның хәлен аңлый белергә кирәк. Монда төрле язмышлар очрый. Вакытында күреп, ярдәм кулы сузганда гына аларны авыр хәлдән коткарырга мөмкин. Иң дәһшәтле сугыш елларында һәм аннан соңгы авыр елларда да хөкүмәтебез балаларны язмыш кочагына ташламаган, мөмкин булганча ярдәм итәргә тырышкан. Хәзер заманалар башка, мөмкинлекләр дә икенче.
    Комиссия бүген дә узган еллар тәҗрибәсенә таянып эшли. Аның составына һәр бала өчен чын күңелдән кайгыра белгән кешеләр керә.
    Мәсәлән, Елена Александровна Афоньшина, Александр Николаевич Ермилин, Елена Владимировна Афонина, Алена Александровна Колчина, Людмила Владимировна Ермилова, Әхтәм Нурвахит улы Вәлиәхмәтов комиссиядә байтак еллар эшлиләр. Безгә ел саен тәртип бозган яшүсмерләргә һәм үзләренең ата-ана хокукын тиешенчә үтәмәүче ата-аналарга карата 300ләп административ материал карарга туры килә.
    2012 елда гына да 200дән артык ата-ана административ җаваплылыкка тартылды, балалар турында 30 материал тикшерелде. Бу исә тагын бер тапкыр балалар һәм яшүсмерләрнең дәүләт ярдәменә аеруча мохтаҗ булуы турында искәртә. Авыр хәлдә калган һәр баланың язмышын аерым карарга кирәк һәм әлеге ярдәмне балигъ булмаганнар арасында хокук тәртибен бозуларны профилактикалау системасына керүчеләр - мәгариф, социаль яклау учреждениеләре, опека һәм попечительләр органы, Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге, спорт, мәдәният учреждениеләре, сәламәтлек саклау органнары күрсәтергә тырыша. Тормышлары әле яңа башланган яшьләрнең киләчәге өчен без дә җаваплы булуыбызны онытырга тиеш түгел.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: