Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Алар җирнең чын хуҗалары

    Хәтерлисезме, социализм заманында авыл кешеләренә багышланган концертларның берсе дә: "Икмәк булса - җыр да була" дигән җырдан башка үтми иде. Әйе, авыл хуҗалыгында ашлык үстерү-экономиканың нигезен тәшкил итә, калганы шуңа өстәлә. Ләкин аның нигезе нык булырга тиеш. Йортның да бит нигезе какшаса, яшәү мөмкин түгел. Әле хәзер дә авыл хуҗалыгы...

    Анатолий Самаркин.
    Зур-зур кибетләргә кереп чыкканнан соң, без әле дә бернәрсә җитештерә алмаган илдә яшибез икән, дигән фикер туа. Чыннан да, компьютер һәм көнкүреш техникасы җитештерү өлкәсендә без күптән инде дөньядан артта калдык, хәзер соң булса да, куып җитәргә тырышабыз. Хәтерләсәгез, мондый хәлләр тарихта булган иде инде ("Американы куып җитеп, узып китү"-дигән лозунг бар иде. Хәтта бу сүзләрдән кыскартып алынган ДИП дигән станоклар да бар иде). Ә нәтиҗәдә нәрсә? Бөтен нәрсәгә кытлык заманда кертелгән чит ил товарлары әле бүген дә үзебездә җитештерелгәннәрне кысрыклый. Бары тик икмәк продукциясе генә үз урынын бирми. Исемнәре генә бераз гаҗәпләндерә, аны кем уйлап тапкандыр. Мәсәлән, батон - «немецкий», булкалар - "французский", ипи - "украинский"... Ярый әле, оны Россиядә җитештерелгән. Ә бит чит илдән әйберне китерү бик кыйммәткә төшә... Сезнең җитештерүче исеме белән аталган ипи күргәнегез бармы (ипи комбинатлары исеме белән түгел, ә он һәм ашлык җитештерүче исеме белән)? Минем андыйны күргәнем булмады. Көне-төне җирдә эшләп, тамырлары белән туган җиргә береккән игенче бу турыда нәрсә уйлый икән? Бу сорауга җавап эзләп, мин Полянка һәм Балымер авылларына киттем.
    Күбрәк үзеңә таян
    Полянка - авыл җирлеге үзәге, ә Балымер авылы аның составына керә. Туган як тарихы белән кызыксынган һәр кешегә бу авыллар яхшы таныш. Полянка - күренекле археолог, этнограф, нумизмат Андрей Федорович Лихачевның туган авылы һәм аның кабере дә шушында. Унтугызынчы гасырда аның борынгы ядкарьләр коллекциясе Казан музеена (хәзер Татарстан Милли музее) нигез сала. Әгәр ул борынгы тарихны өйрәнүгә зур көч куймаса, болгарлар тарихын яктыртучы күп кенә ядкарьләр безнең заманга кадәр килеп җитә алмаган булыр иде. Шушы эшләре өчен генә дә аңа һәйкәл куярга мөмкин. Ә һәйкәлне аның борынгы бабалары шушы авылда үз акчаларына унсигезенче гасырда төзегән Изге Богородица чиркәве янына куярга мөмкин. Әлегә бу күренекле кешенең, башка дворян вәкилләренең күмелгән урыннарын агач тәреләр һәм могҗиза белән исән калган кабер ташлары гына искә төшереп тора. Ә төрбәләре вәхшиләрчә юк ителгән. Берничә ел элек мин Адрей Федорович Лихачевка һәйкәл кую турында мәсьәлә тикшерелгән һәм карар кабул ителгән дип ишеткән идем. Күрәсең, моның өчен җирле бюджетта акча булмагандыр. Әллә ата-бабаларыбыз, нәсел тамырларыбыз турында хатирәләрне сакларга тырышкан кешеләргә хөрмәт җитмәүдәнме?
    Бүген бу сорауга әйләнеп кайтыр вакыт җитте. Борынгы Болгарны яңарту проекты кысаларында, Болгар дәүләтен өйрәнүгә күп көч куйган кешегә һәйкәл кую өчен генә акча табып буладыр. Ә Полянка авылын туристлар маршрутына кертергә булыр иде. Болай булса, Болгар - Полянка юлының соңгы биш километрына асфальт та җәелер иде... Шулай эшләнсә, хәзерге һәм киләчәк буыннар өчен рус һәм татар халкының гасырлар буе дәвам иткән милли һәм рухи традицияләренең әһәмияте турында сөйләүнең кирәге дә калмас иде дип беләм.
    Авылның борынгы чиркәвен динсезлек чорында склад, башка хуҗалык корылмалары итеп файдаланалар, ләкин ничек кенә булмасын, ул кешеләргә үч итеп барыбер аумаган. Моңа борынгы осталар ясаган бер метр калынлыктагы диварлар гына түгел, ә гасырлар буе укылган догалардан иңгән күзгә күренмәс яктылык та ярдәм иткәндер. Хәтта исерек ир-атлар да аның яныннан үткәндә, үзләре дә сизмичә, сүгенүдән туктап калалар.
    Туксанынчы еллар башына Идел суы ярның ел саен дистәләгән сантиметр җирен юып, чиркәү янына ук килеп җитә. Бәлки ул да Куйбышев сусаклагычы төбендә калган чиркәүләр һәм зиратлар язмышына дучар булыр иде. Ләкин бу яктан Полянка халкының бәхете булды: приход яңартылганнан соң, чиркәүнең рухание итеп Евгений атакай билгеләнде. Аның тормыш юлы җиңелләрдән булмаган, ул үзенең яшәү мәгънәсен кешеләр күңелендә изгелек уятуда, кырыс тормыш шартларында да сынмаска, сыгылмаска өйрәтүдә күрә. Чиркәүне яңарту эшләре башлангач, бу кешенең инженер белеменең дә, шәхси эшмәкәр тәҗрибәсенең дә кирәге чыга. Үзенә проектлаучы да, прораб та, кайбер очракларда дипломат та булырга туры килә. Ә күпме юл үтелгән бу дәвердә! Дөрес, авыл халкы чиркәүне яңарту эшенә хәленнән килгәнчә акчалата ярдәм күрсәтә, ләкин алар арасында бар да гади халык, байлар юк. Евгений атакай чиркәүгә ярдәм итәргә теләүчеләрне хәтта районнан читтә дә тапкан. Бүген исә яңартылган чиркәү үзенең зәңгәр гөмбәзләре, ак диварлары белән Иделгә карап, тарих тирәнлегеннән кире әйләнеп кайткан тере могҗизаны хәтерләтә. "Монда үзенә күрә бер рәхәтлек тоясың, - диләр Самара, Ульяновск һәм башка яклардан килүчеләр. - Җаның сафланып киткән кебек була..."
    Бу эшкә дәүләт тә үз өлешен кертсә, чын могҗиза булыр иде. Дөрес, без дини дәүләттә яшәмибез, чиркәү хакимияттән аерылган. Ләкин бурычларны түләү дигән төшенчә дә бар бит әле. Нәкъ менә дәүләт кайчандыр байларның, авыл халкының үз акчаларына төзелгән чиркәүләрен тартып алган. Ә берничә дистә елдан соң хәрабәләрне генә кире кайтара. Бу гаделлекме? Ремонт һәм реставрациягә киткән чыгымнарның бер өлешен генә булса да дәүләт капласа, бик гадел булыр иде, ләкин бу безнең хыялда гына кала. Шулай да дәүләттән аз булса да ярдәм кергән: быел ярларны ныгыту эшенә илле миллион сум чамасы акча бүлеп бирелгән. Евгений атакай фикеренчә, хәзер инде чиркәү юкка чыкмас һәм авылны да саклап калыр, дип ышанып әйтергә була.
    Аның белән без шактый озак сөйләшеп утырдык. Көтмәгәндә башланган апрель бураны да моңа нык ярдәм итте бугай. Буран шулкадәр көчле булды ки, хәтта якындагы өйләр дә күренми башлады. Без аның белән чиркәү эшләре турында гына түгел, авыл халкын борчыган проблемалар турында да сөйләштек. Укучылар игътибарына аның берничә фикерен тәкъдим итәсем килә.
    "Күпләр бүген муеннарына тәре тагып йөри, ул алтын һәм зур булса, бигрәк тә яхшы дип уйлый. Ә үзләре чиркәүне урап үтәләр яки зур дини бәйрәмнәрдә генә исләренә төшерәләр. Аларның җаннары буш. Рухи байлыкны кешегә күрсәтеп булмый, ул аның күңелендә була. Кеше үзенең уйларын, эшләрен контрольдә тота белергә тиеш. Хәтта гадәти машина аккумуляторын да зарядкага куярга кирәк. Кешенең дә җаны шуңа мохтаҗ. Моны чит кеше башкара алмый - аны кеше үзе генә хәл итә ала. Чиркәү бу эштә ярдәмче".
    "Чиркәү Россиядә элек-электән таркатучы түгел, берләштерүче көч булган. Ул кешегә сынмаска, сыгылмаска ярдәм итүче тамыр. Ни кызганыч, күпләр моны аңлап бетерми".
    "Элек-электән байлар һәм ярлылар булган. Бай булу - гөнаһ түгел, бары тик байлык хәләл юл белән табылган булырга тиеш. Исегездәме, бер сумнан мең сум ясыйм дип күпме кеше МММга ыргылган иде, күпләр шуңа соңгы пенсияләрен алып барып бирделәр. Ә файдасы бер тиенлек тә булмады. Шуңа күрә җиңел акча эзләү - дөрес юл түгел".
    "Эшмәкәрлек белән теләсә кем шөгыльләнә алмый, аеруча бу өлкән буын кешеләренә кагыла. Элек дәүләт күп нәрсәне үз өстенә алды, кешеләрнең күңеле үзләренең картлыгы, балаларны укыту, дәвалану өчен тыныч иде. Бүген исә бөтен нәрсә өчен түләргә кирәк, ә авылда эш юк, күпләп терлек-туар асрау да һәр кешенең хәленнән килми. Дин юлына басучыларга җиңелрәк. Дөрес, авылга инвесторлар килде. Ләкин алар уңышны җыеп алалар да, китеп баралар, икенче язга кадәр күренмиләр. Кешенең ничек яшәве аларны кызыксындырмый".
    "Шулай да мин оптимист: авыл бетә алмый, ул барыбер яшәячәк, чөнки кешеләр рухи яктан үсә башлады. Бу процесс бик акрын барса да, барыбер бара. Бу - иң мөһиме. Мин моны безгә килүче балаларның самими күзләреннән күрәм".
    Җирле мәктәпкә кергәч, Евгений атакай сүзләрен мин тагын бер тапкыр искә төшердем. Хәзер монда беренче класста алты укучы бар, киләсе елда алар җидәү булачак. Кайберәүләр: "Тапкан шатланыр нәрсә"- дип әйтер. Ә нигә шатланмаска? Шәһәр мәктәпләрендә генә ул класслар егерме биш-утызар укучыдан тора, ә авыл җирендә һәр бала кадерле. Мәктәптә дә укучыларга тиешле дәрәҗәдә белем биреп кенә калмыйча, зур җаваплылык хисе тоючы чын патриотлар тәрбияләргә тырышалар. Корабльдә янгын чыккач, Василий Борисов үзенең соңгы сулышына кадәр хәрби бурычын үти, шуның белән күпме дустының гомерен саклап кала. Бу батырлыгы өчен ул үлгәннән соң орден белән бүләкләнде, ә мәктәп музеенда аңа тулы бер экспозиция багышланган. Гап-гади гаиләдә туып-үскән гади авыл малае Василий көчле рухлы кешенең сынаулар алдында югалып калмавын үз гомере белән раслаган...
    Авылның киләчәге бар
    Төрле елларда авыл тирәсендә табылган ясалма калкулыклар Балымерның истәлекле урыннарыннан берсе. Аның иң зурысын җирле халык Шелом (яки Шолом) дип йөртә. Моннан бер гасыр элек язылган Брокгауз һәм Ефронның энциклопедия сүзлегендә: "Шелом... Иделнең сул ягында, Болымер авылы тирәсендә биеклеге 10 сажин һәм тирә-ягы 200 сажин булган зур калкулык... Монда элек Болгарның борынгы Болымата шәһәре булырга тиеш дип санала... Риваятьләргә караганда, аның бер ягында тимер ишеге дә булган. Шеломнан ерак түгел, 1862 елда, җир сөргәндә, дүрт гарәп хәлифенең борынгы тимер акчалары салынган чүлмәк табылган. Табылдыкның бер өлеше күренекле Казан археологы А. Ф. Лихачевка эләгә һәм ул аны шәһәр музеена тапшырган". Соңрак бу урыннарда җирле халык кына түгел, читтән килүчеләр дә хәзинә эзләгән. Зур табылдыклар турында мәгълүмат булмаса да, кайчандыр тормыш кайнап торган урында нәрсәдер барыбер табылгандыр. Бәлки әле хәзер дә җир астында археологларны кызыклы ачышлар көтеп ятадыр. Балымер шәһәрлеге урыннарының берсе 1959 елда республика хакимияте карары белән дәүләт сагы астына алына. Мин бу җирләрдә күпме генә булсам да, бу турыда язылган бер күрсәткеч тактасы да тапмадым. Бәлки, дөрес карамаганмындыр?
    Юрий Семушкинның хәзинә эзләргә вакыты юк. Аның өчен иң зур байлык - үзе яши һәм эшли торган туган җире. Үзен фермер дип әйтүләрен ул бер дә яратмый. "Фермер - безнең сүз түгел, аның читтән керүе әллә каян сизелеп тора, - ди ул.- Мин үземне җирдә эшләүче эшмәкәр, икенче төрле әйткәндә - гади крестьян итеп тоям. Җир турында кайгырту - безнең бурыч һәм без сынатмаска тиеш".
    Һөнәре буенча ул - агроном. Әтисе гомер буе авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән, шуңа күрә ул башкача булдыра алмыйдыр. Юрий үз теләге белән Ульяновск авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Аны тәмамлагач, "Полянка" совхозына агроном итеп билгеләнә.
    Илнең авыл хуҗалыгы тармагы катлаулы үсеш юлы үтте. Соңгы гасыр ярым вакыт эчендә крестьяннар өстеннән күпме генә тәҗрибә ясап карамадылар. 1861 елгы реформадан соң килеп чыккан Бизнә фетнәсе, крестьяннарны җәзалау Спас өязен бөтен Европага танытты. Егерменче гасыр башында - Столыпин рефомалары. Кайбер тикшерүчеләр Россиядә фермер хуҗалыклары барлыкка килүне шушы реформалар белән бәйлиләр, общинадан баш тартып, хуторларга үз хуҗалыклары белән аерылып чыккан крестьяннарга өстенлек бирелгән. Нәкъ шул вакытта Россия дөньяда иң зур ашлык экспортерларының берсенә әверелә. Шуңа карамастан, халыкның күп өлеше ярымач яши. Соңрак - крестьянның соңгы ипиен тартып алган - продразверстка. Егерменче елларда бераз тын алганнан соң (НЭП заманы), - җирне һәм милекне тартып алган коллективлаштыру чоры. Илленче еллар ахырында-алтмышынчы еллар башында колхозларны дәүләт предприятиеләре - совхозлар итеп үзгәртү. Коммунизм төзүчегә сөт турында кайгырту килешми дип, шәхси хуҗалыкларда сыер асрауны тыйган чаклар да булды. Аннары зур хуҗалыкларны ваклый башладылар, янәсе, дәүләт ярдәме белән бетеп баручы авылларны саклап калып булыр дип (ә дәүләт чынлап та ярдәм итте) уйладылар.
    Чираттагы шундый үзгәрешләр барышында Юрийны моңа кадәр "Полянка" совхозы бүлеге булган "Балымер" совхозы директоры итеп куялар. Белемле, куәте ташып торган яшь белгеч җиң сызганып эшкә тотына. Аның кайбер башлангычлары барып чыга, кайберләре уңышсызлыкка дучар була. Бүленеп чыккан яңа хуҗалыклар эш күрсәтә алмаган кебек, күпчелек планнар да барып чыкмый. Тармак белән идарә итү системасы үзгәрмәгәч, ничек уңышка ирешеп булсын?
    Бу урында үткәннәргә күз ташлау урынлы булыр. Җитмешенче еллар ахырында - сиксәненче еллар башында крестьяннарда "хуҗа хисе" тәрбияләү эшенә алындылар. Моны аренда подряды аша эшләргә булдылар. Мәсәлән, ел башында бер төркем механизаторлар, әйтик совхоз җитәкчелеге белән аерым бер басуда бөтен эшләрне башкарып чыгу турында килешү төзеп, сезон буе мөстәкыйль эшлиләр. Аларга башта аванс түләп барыла, ә уңышны алып, чыгымнар исәпләнгәннән соң, исәп-хисап ясала. Болай эшләү ике якка да файдалы. Эшләр уңышлы барса, хуҗалык шактый керем ала, механизаторларга да яхшы хезмәт хакы түләнә. Әле дә исемдә: бер хуҗалыкта шундый алым белән егетләр җиң сызганып эшкә тотындылар, көзен җитәкчеләрне генә түгел, бөтен районны гаҗәпкә калдырдылар. Баш экономист шакката: хезмәт хакын исәпләп чыгаргач, механизаторларның акчасы директорныкыннан берничә тапкыр артык булуы ачыклана. Болай ярамый дип, ул аларның хезмәт хакын киметә. "Хуҗа хисен" шулай итеп тәрбиялиләр. Ә киләсе елга инде җирне арендага алырга теләүче табылмый. Бригада хуҗалык исәбен, эшне нәтиҗәле итү өчен башка алымнарны да кулланып карый. Тик алар да уңышсызлыкка очрый, чөнки череп барган агачка ботак ялгау - файдасыз гамәл.
    Балымерда совхоз таралганнан соң, алда ничек яшәргә кирәклеген тикшергән җыелыш әле дә исемдә. Кемдер моңа бөтенләй битараф булды: янәсе, кешене барыбер эшсез калдырмыйлар, ачка үтермәсләр әле. Шулай да авыл халкының күбесен үзгәрешләр нык борчыды. Авыл халкы теләсә кайсы яңалыкка сагаеп карады, һәр йортта диярлек бу турыда бәхәсләр барды. Район җитәкчелеге катнашкан җыелышта да кызу бәхәсләр булды. Кайбер сорауларга хәтта җитәкчеләр дә җавап таба алмадылар. Документлар буенча барысы да аңлаешлы кебек, ә тормышта ничек килеп чыгар, бусы билгесез...
    Юрий боларны әле дә яхшы хәтерли: "Мөстәкыйль булу өчен мин ул вакытта эшмәкәрлеккә тотынырга булдым. Белемем бар, теләсә кайсы техникада эшли беләм, ике-өч йөз гектар җир алу мөмкинлеге дә бар иде... Җыелыш башланыр алдыннан минем янга берничә авылдашым килде. Арасында яше дә, карты да бар иде. "Син китсәң дә югалып калмассың, ә менә безгә нишләргә? Барыбыз да таралып бетсәк, хуҗалык та бетә бит",-диделәр. Аларның бу сүзләре мине нык уйланырга мәҗбүр итте. Шуңа күрә хуҗалыкларның берсенә җитәкче булырга ризалык бирдем. Үземә ышанган кешеләрне ташлый алмыйм мин, шулай тәрбияләнгән".
    Юрий элеккеге совхоз урынында барлыкка килгән өч кооперативның берсенә җитәкчелек итә башлый. Соңрак ул фермер хуҗалыгына әверелә һәм әлегә кадәр эшләп килә. Ә калган ике кооператив теге яки бу сәбәпләр аркасында таркала. Кечкенә коллектив белән җитәкчелек итү читтән караганда гына җиңел кебек тоела, ә идарә итү эшенә өйрәнергә кирәк. Гомер буе өйрәнергә кирәк. Мондый "университетлар" һәр кешегә дә җиңел генә бирелми.
    Фермерларның күбесеннән эш авыр, дәүләт ярдәм күрсәтми, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әйе, бу сүзләрдә хаклык бар, чөнки безнең дәүләт күрсәткән ярдәм Көнбатыш белән чагыштырырлык та түгел. Ләкин Юрий башка фикердә: "Сәдака биргәнне көтеп яшәү кешене түбәнсетә генә. Иң мөһиме - дәүләт безгә уйларга, карарлар кабул итәргә, эшләргә мөмкинлек бирде. Ә калганы барысы да үзеңнән генә тора. Башың эшләсә - икмәк тә үстерәсең, аны сату юлларын да табасың, җитештерүне дә яхшыртасың. Минемчә, ул чорда безнең өчен шактый яхшы шартлар тудырылды. Шул ук товар кредитын алыйк. Аңа ягулык-майлау материаллары, ашламалар, үсемлекләрне химик саклау чараларын алырга була иде. Аласың да, көзен уңыш белән түлисең. Тик дәүләт белән игенче арасындагы бу мөнәсәбәтләрне үзебез үк боздык. Хуҗалыкларның егерме-егерме биш проценты гына кредитларны вакытында түләп барды, ә калганнары керемгә үзе өчен машиналар, фатирлар сатып алды. Күпләр бурычларны элеккеге вакыттагы кебек кичерерләр дип уйлады. Быел да язгы кыр эшләре өчен ягулык-майлау материаллары льготалы бәя буенча бирелде. Үз акчаңа сатып алганда ашламаларның бер өлеше өчен дәүләт субсидия бирә. Шулай итеп, дәүләт безгә шактый мөмкинлекләр тудыра, минемчә, без теләнеп йөрүдән туктарга тиеш".
    Чынлап та, ул хаклы. Кеше еш кына проблемаларны үзенә үзе ясап тора. Кайберләрен хәл итү көченнән дә килми. Мин шактый кредитлар алып, берничә терлекчелек бинасы төзегән һәм җирле базарны ит һәм сөт белән тутырырга җыенган фермерны беләм. Бу комплексны хәтта кешеләргә дә күрсәтеп йөрделәр. Ләкин вакыт үтә торды, ә продукция кая? Бу турыда сүз дә юк. Чөнки фермер үзенең мөмкинлекләрен белмичә, кредитлар җыйган, ә аларны вакытында түләп барырга кирәк. Мондый мисаллар аз түгел. Монда да дәүләт гаепле булып чыгамы?
    Ә дәүләт исә әкренләп икътисадтан китә бара. Билгеле, ул аннан бөтенләй китә алмый, чөнки башка тармак кебек үк, икътисад та хокук кысаларында эшли. Ә милли гореф-гадәтләрне, традицияләрне саклап калган авыл да дәүләт ярдәменнән башка яши алмый.
    Сүзне тагын әңгәмә-дәшемә бирәм. "Кибеттә табигый бернәрсә дә юк. Теләсә кайсы азыкка ниндидер кушылмалар, консервантлар шыплап тутырылган. Без халыкны әкренләп юк итәбез бит. Кемгә кирәк бу? Менә мин Казандагы ярминкәләргә үзебездә пешкән ипине алып барам, аны бик теләп алалар. Ләкин кайсы сату челтәре безнең белән эшләргә теләр? Хәзер аны продукция белән даими тәэмин итеп торучылар бар, ә без еракта яшибез, транспорт чыгымнары зур. Авылның илне табигый продуктлар - ит, сөт, ипи һәм башка азык-төлекләр белән тәэмин итеп торырга бөтен мөмкинлекләре бар. Әгәр без моны шәһәргә үзебез ташысак, бөлгенлеккә төшәбез. Хәзерләүчеләр тәкъдим иткән бәядән сатуның да мәгънәсе юк. Ә авыл җирендә алты-җиде сумнан җыелган сөтнең бер литры кибеттә кырык сумнан артык. Моны бит кемдер көйләргә тиеш. Агрохолдингларның мөмкинлекләре зур, билгеле, шулай да авылда кечкенә хуҗалыклар барыбер бетмәячәк. Аларның бит җиргә карашы бөтенләй башка, игътибар күбрәк. Җир - үзенчәлекле тере организм. Аның турында аз гына кайгыртсаң да, шактый керем аласың. Безнең җирләрдә утыз центнердан артык уңыш алу күптән нормага әверелде. Тик югары уңыш та файда китерә дигән сүз түгел әле. Ашлыкның беркемгә кирәге булмагач, нигә аны үстерү өчен көч сарыф итәргә? Безгә бу уңайдан бераз җиңелрәк, чөнки бер өлешен урында эшкәртәбез. Ә башкаларның мондый мөмкинлеге юк. Дәүләт тә сатып алу кампанияләре оештырып, эре агрофирмалар һәм кечкенә хуҗалыклар өчен тигез шартлар тудыра аладыр..."
    Механизаторлар Александр Никифоров, Михаил Балуев, Алексей Семенов, тагын берничә кеше Юрий белән беренче хуҗалыктан алып бергә эшлиләр. Башкалар я лаеклы ялга чыккан, кемдер вафат булган, кемдер башка урында эшли. Мин Балымерда еш булам, халык белән язгы чәчү вакытында да, урып-җыю барганда да сөйләшкәнем булды. Алардагы үзгәрешләр күзгә ташланып тора - игенче үзен ирекле, үз фикере булган чын кеше итеп тоя. Барысы да иркен йортларда яшиләр, бакчалары, машиналары бар, кыскасы, тулы тормыш алып бару өчен бөтен мөмкинлекләре бар.
    Тагын бер нәрсә күзгә ташлана: Юрий берайчан да үзенең эшчеләренә тавыш күтәрми. Аның фикеренчә, көчләп, кычкырып эшләтүдән файда юк. Бу элек-электән шулай килгән. Кирәге чыкса, Юрий үзе дә җиң сызганып, теләсә кайсы эшкә тотына. Ә бит кайбер фермерлар (аеруча элеккеге җитәкчеләр арасыннан чыгучылар) гадәт буенча колхозчыны эш атына гына саныйлар, команда биреп, тавыш күтәрергә яраталар. Әллә инде гади генә әхлак нормалары югалып барамы? Әллә ул бөтенләй булмаганмы?
    Кеше гомере буе өйрәнә, көн саен үзенә күрә бер имтихан тапшыра. Ә җаваплылыкны үз өстенә алган эшмәкәр бигрәк тә. Тормыш Юрийга нинди сабак бирде икән?
    Беренче сабак: дөньяда бер нәрсә дә син дигәнчә генә булмый. Бер авылдашын ул үзенә карата начар карашта, башкаларны да хөрмәт итә белми дигән фикердә була. Менә бервакыт ул машина йөртү таныклыгын югалта, икенчене алырга дип йөргәндә теге кеше документны урамнан табып, аңа китереп бирә. Ә бит начар кеше булса, ул аны китереп тә йөрмәс, киресенчә, ташлар иде.
    Икенче сабак: яхшылык эшләүдән файда көтмә. Әйе, яхшылык кайчан да булса үзеңә кире кайтыр, ләкин моны максат итеп куярга ярамый. Хәлеңнән килсә, картларга, мохтаҗларга ярдәм ит, тик моны кеше белмәслек итеп эшлә. Кайберәүләр көзен ветераннарны җыеп, чәй эчертәләр дә, кешеләргә игътибар күрсәттек дип мактаналар. Син аны көн саен һәм чын күңелдән күрсәтергә тиеш. Утын алып кайтып бир, бакчасын сукала... Карт кешенең хәленән килмәгән эш бик күп бит ул.
    Өченче һәм иң мөһиме: авыл яшәячәк. Авыл булмаса, халыкны чит ил туендырырмы? Юрий фикеренчә, авылга шәһәр халкы кайта башлаячак. Балымерда да буш торган берничә йортны ремонтлый башлаганнар. Алар барысы да диярлек кайчандыр шушы авылдан китүчеләр. Берәүләр лаеклы ялга чыккан, икенчеләре чыгарга җыена. Барысының да балалары, оныклары бар. Авылга газ, су кергән, асфальт юл да ясарга тиешләр... Ә табигате искиткеч....
    ...Кайчандыр Балымер авылындагы чия һәм слива агачлары шау чәчәккә күмелеп утыра иде, ә көз җитүгә җиләк-җимеш сатып алу өчен халык агыла торган була. Ни кызганыч, агачларның күбесе соңгы еллардагы салкын кышларга түзә алмаган. Ләкин берничә елдан соң бакчалар элекке хәленә кайтыр. Кеше дә яралы күңелен шулай тиз төзәтә алсын иде...
    («Элита Татарстана» җурналы, 2012 ел, май саны).

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: