Узган якшәмбедә ТР Министрлар кабинетында Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Премьер-министр Илдар Халиков видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде.
Анда кайбер мәсьәләләр белән бергә торак-коммуналь хуҗалыгын реформалауга ярдәм итү, белем бирү объектларына капиталь ремонт үткәрү, фельдшер-акушерлык пунктлары, су белән тәэмин итү объектлары төзү, ремонтлау һәм модернизацияләү программасын тормышка ашыру, күп балалы гаиләләрне җир биләмәсе белән тәэмин итү һәм башка мәсьәләләр каралды.
Киңәшмәдә әлеге мәсьәләләр буенча җитди сөйләшү булды. Аерым алганда, Президент мәктәпләрне подрядчылардан кабул итеп алганда иң кырыс таләпләр куярга, эш темпларына һәм аның сыйфатына ныклы контроль булдырырга кирәклеге турында әйтте. Безнең районда бүгенге көндә Болгардагы 1нче һәм Антоновка мәктәпләренә капиталь ремонт үткәрелә. Биналарның түбәсе, тәрәзәләре, коммуникацияләре алыштырыла, башка реконструкция эшләре башкарыла.
Сәламәтлек саклау учреждениеләре төзү, агымдагы һәм капиталь ремонт программасын тормышка ашыру кысаларында модульле фельдшер-акушерлык пунктларын урнаштыру буенча эшләр график нигезендә алып барыла. Быел шундый 50 пункт булдыру планлаштырыла. Мондый беренче модуль Антоновкада эшли башлаячак.
Күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирү турындагы мәсьәләне караганда билгеләп үтелгәнчә, безнең районда 166 гариза тапшырылган. 146 участок тиешенчә рәсмиләштерелгән һәм хуҗаларына тапшырылган (88 процент). Районда бу максатлар өчен 208 участок әзерләп куелган. Һәркайсының уртача мәйданы - 10 сутый.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев