Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Акчасыз һәм фатирсыз кала күрмәгез

    ТР буенча Росреестр идарәсе күчемсез милек сатып алучы гражданнарга килешү буенча акчаны дәүләт теркәвенә кадәр түгел, ә теркәү үтеп, кулыгызга әзер документларны алганнан соң гына түләргә киңәш бирә.

    Бүгенге көндә сатып алучыларның күбесе сату-алу килешүендә исәп-хисап килешүгә кул куйганчы ясалды, дигән пунктны күрсәтеп, сатучыга акчаны документларны дәүләт теркәвенә тапшырган көнне түлиләр. ТР буенча Росреестр идарәсе кисәтә: бу очракта сез акчасыз да, фатирсыз да калырга мөмкин!
    Гражданнар Идарәдә документларны дәүләт теркәвенә алгач бирелгән расписканы исәп-хисап ясау өчен нигез дип уйлыйлар. Бу расписканы алгач, алар бернинди шикләнүсез акчаны сатучыга тапшыралар. Ләкин бу кәгазь Идарәнең документларны дәүләт теркәвенә алуын гына раслый. Документларны кабул итеп алу стадиясендә күчемсез милекне яңа хуҗа исеменә теркәүне туктатып тору яки бөтенләй кире кагу өчен нигез булуын билгеләү мөмкин түгел.
    Стандарт килешүне теркәү өчен 30 календарь көн бирелә. Ә бу вакыт эчендә килешү туктатылмас яки бөтенләй кире кагылыр дигән бернинди гарантия юк. Моның сәбәпләре төрлечә булырга мөмкин. Я дәүләт теркәве өчен документлар пакеты тулы булмый, я хокукны билгеләүче документларның ялган булуы ачыклана һәм башкалар.
    Проблеманы булдырмый калырга мөмкинлек бирә торган закон күздә тоткан берничә алым бар. Алар сатучыны да, сатып алучыны да бертигез яклый.
    Беренчесе - закон көчендәге ипотека. Аның мәгънәсе - сатып алучы тулысынча исәп-хисап ясамый торып, сатып алына торган торак сатучыда залогта булып санала. Шулай итеп, сатып алучының күчемсез милеккә хокукы теркәлсә дә, шул ук вакытта ул залогта булып санала һәм сатып алучы сатучының ризалыгыннан башка милек белән эш алып бара алмый. Әгәр сатучы акчасын түли алмаса, залог тотучы я залогта булган милеген, я аны сатудан кергән акчаны ала.
    Сатучыга акчаны дәүләт теркәве турында таныклык алганнан соң гына түләү дөрес була. Алынган документта "чикләүләр" ("ограничения, обременения") графасында "закон көчендәге ипотека" ("ипотека в силу закона") дигән язма була. Чикләүне бетерү өчен ике як та ТР Росреестр Идарәсенә исәп-хисапның тулысынча ясалуы турында хәбәр итәргә тиеш.
    Икенче ысул - банк ячейкасы. Бу очракта ике як та банкка мөрәҗәгать итеп, банк ячейкасын арендага алу турында килешү төзиләр һәм анда сатып алучының бу ячейкага фатирга түләү өчен салынган акчасын кем һәм нинди шартларда сатучыга бирә алуын билгелиләр. Шартлар төрлечә булырга мөмкин, аны яклар үзләре сайлый. Мәсәлән, сатучы банкка сатуга һәм алуга теркәлгән килешүнең бер нөсхәсен бирергә тиеш, ул, билгеле булганча, сатып алучыга һәм сатучыга дәүләт теркәве үткәннән соң бирелә. Бу шулай ук Хокукларның бердәм дәүләт реестрыннан (Единый государственный реестр прав) выписка булырга мөмкин.
    Матбугат хезмәте.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: