Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Африка чумасы яный

    Россия Федерациясенең егерме субъектында таралган дуңгызларның Африка чумасы вирусының безнең төбәккә үтеп керүе гаять зур икътисадый зыян китерергә мөмкин. Бу авыру аеруча шәхси хуҗалык һәм крестьян (фермер) хуҗалыгы хуҗалары өчен зур куркыныч тудыра.

    Николай Столяров,
    районның баш ветеринария табибы.
    Соңгы вакытта Африка чумасы буенча имин булмаган төбәкләрдә авыруны яшереп калу очраклары ешая башлады. Хуҗалар авыру терлекләрне һәм алардан алынган итне легаль булмаган рәвештә сатып җибәрергә тырыша. Шуңа күрә тере дуңгызлар сатканда, хуҗа сатып алучыга ветеринария-озатып җибәрү документларын күрсәтергә тиеш.
    Бу инфекция таралуының төп юллары - дуңгыз суйганда алынган ит продуктлары, терлек азыгы, тере хайваннар, дуңгыз мае, ветчина, казылык, ярымфабрикатлар кебек азык-төлек, шул исәптән пассажирларның кул йөгендә булган азык-төлек тә. Авыру хәтта тамыр азыклары һәм кием-салым аша да тарала ала.
    Мәсәлән, Курск шәһәрендә Африка чумасы каян килсен соң? Хуҗабикә дуңгызларына Россиянең көньягыннан алып кайткан карбыз ашаткан, ә бу төбәктә дуңгызларның Африка чумасы теркәлгән. Карбызлар исә Курск шәһәре базарында сатып алынган була.
    Дуңгызларның Африка чумасы бик тиз таралып, терлекләр авырый башлаганнан соң бер тәүлек, хәтта берничә генә сәгать тә үтәргә мөмкин.
    Ул хайваннарның үлеменә китерә, аны махсус профилактикалау һәм вакцинацияләү чаралары юк. Шуңа күрә төп көрәш алымнары авыруны булдырмый калуга юнәлдерелгән.
    - Үз хуҗалыгыгызга читләрне кертмәгез. Дуңгызларны урамга чыгармыйча гына асрагыз. Шәхси һәм крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчеләре дуңгызларны абзарларда, урамга чыгармыйча һәм башка терлекләр белән элемтәгә кертмичә асрарга тиеш;
    - Дуңгызларга терлекләрдән ясалган азык һәм азык-төлек калдыкларын пешермичә бирмәгез. Терлек азыгын исә промышленность эшләп чыгарган булырга тиеш, бүтән очракта аны кимендә 80 градуслы температурада пешереп алыгыз;
    - Дуңгызларны һәм аларны тота торган абзарларны 10 көнгә бер тапкыр канэчкеч бөҗәкләргә (талпан, бет, борча) каршы эшкәртегез. Даими рәвештә кимерүчеләр белән көрәшегез.
    - Дәүләт ветеринария хезмәткәрләре тикшерүеннән башка йортта дуңгыз суярга, ветеринария-санитария экспертизасын үткәрмичә генә аның итен сатарга ярамый.
    - Сату өчен махсус оештырылмаган урыннарда тере дуңгызларны ветеринария документларыннан башка сатып алмагыз, дәүләт ветеринария хезмәте ризалыгыннан башка чит төбәкләрдән дуңгызлар һәм терлекчелек продуктларын кертмәгез.
    - Хуҗалыкта булган дуңгызлар бернинди тоткарлыксыз ветеринария хезмәткәрләре тарафыннан тикшерелергә, вакцинация (дуңгызларның классик чумасы, рожага каршы) һәм башка кирәкле чараларны үтәргә тиеш.
    Хайван мәетләрен, аларны асрау һәм эшкәртү калдыкларын чүплекләргә, юл буйларына ташламагыз, аларны бакчага яки башка җир участокларына күммәгез. Авырып үлгән яки мәҗбүри суелган хайваннарның итен эшкәртергә тырышмагыз - бу кагыйдәләр белән тыелган һәм авыруның таралуына китерергә мөмкин.
    Исегездә тотыгыз, сезнең ваемсызлыгыгыз яки дөрес булмаган гамәлләрегез аркасында Африка чумасы авыруы таралса, моның өчен административ һәм җинаять җаваплылыгына тарту күздә тотыла.
    Дуңгызларның авыруы һәм көтмәгәндә үлүнең һәр очрагы турында кичекмәстән 3-08-41 телефоны буенча Спас районы дәүләт ветеринария берләшмәсенә хәбәр итегез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: