Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Африка чумасы һәм ящурдан ничек сакланырга

Россия Федерациясендә терлекләрнең ящур һәм дуңгызларның Африка чумасы белән авырулары буенча хәл кискенләште.

Николай Столяров,

Спас дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе.

Африка чумасы Россиянең 31 төбәгендә табылган. Агымдагы ел башыннан авыру очраклары Төньяк Осетия, Воронеж, Ростов, Волгоград, Тверь, Тамбов, Саратов, Ярославль, Тула, Мәскәү өлкәләрендә, Краснодар краенда, хәзер инде илебезнең дуңгызчылык үзәге дип саналган Белгород өлкәсендә дә теркәлгән. Әлегә терлекчеләрнең эпидемия белән көрәшүнең бер генә юлы бар - терлекләр санын тулысынча юк итү.

Дуңгызларның Африка чумасы - барлык авыру терлекләрнең үлеменә китерә торган кискен инфекция. Аның белән төрле яшьтәге йорт дуңгызлары һәм кыргый кабаннар авырый.

Инфекциянең төп чыганагы - авыру һәм үлгән терлекләр. Инфекция авыру организмында вирус йөрткән терекләрне сәламәт хайваннар белән асраганда күчә. Вирус терлекләргә зарарланган терлек азыгы, көтүлекләр, транспорт чаралары аша йога. Ашханә калдыкларын пешермичә ашату да зарарлану чыганагы булырга мөмкин.

2013 елның беренче яртыеллыгында Россиянең 5 төбәгендә ящур авыруының 14 очрагы теркәлгән.

Ящур - инфекцияле кискен авыру, аның белән күбесенчә мөгезле эре терлек, кәҗәләр, сарыклар һәм дуңгызлар авырый. Кыргый хайваннар - кабан дуңгызлары, кыргый кәҗәләр, пошилар һәм куш тояклы башка хайваннар авырырга мөмкин. Этләр, мәчеләр, атлар, казлар, үрдәкләр һәм хәтта чыпчыклар, үзләре авырмаса да, вирусны күчерә ала.

Авыру хайваннарның температурасы күтәрелә, авыз куышлыгының лайлалы тышчасында һәм тояклар янында тимгелләр барлыкка килә. Ящур белән беренче чиратта яшь терлекләр авырый һәм күпләп үлә.

Дуңгызларның Африка чумасыннан аермалы буларак, ящур авыру хайваннардан кешегә эләгә. Бу авыру хайваннардан алынган сөт һәм аны эшкәртү продуктлары, сирәгрәк ит аша күчә. Авыру хайваннарны караган кешеләргә инфекция туры юл (саву, карау, дәвалау, ашату) яки һава-тамчы юлы (йөткерү, сулыш алу) белән дә йога.

Дуңгызларның Африка чумасы һәм ящурдан ничек сакланырга? Терлекләрне ашату һәм карау нормаларын, терлекләрне урыннан-урынга күчергәндә зоогигиена һәм ветеринария таләпләрен төгәл үтәргә; аларны ветеринария хезмәтендә рәсми рәвештә теркәргә; ветеринария документлары булган очракта гына сатырга, сатып алырга, урыннан-урынга күчерергә; сәламәтлеген тикшерү өчен яңа сатып алынган терлекләрне 30 көн дәвамында аерым тотарга; терлекләр үлгән яки күпләп авырый башлаган очракта ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә; терлек азыгын чиста территорияләрдән, азык-төлекне билгеләнгән урыннардан (базар, кибет, мини-маркет һәм башкалар) гына сатып алырга; кешедән сатып алган сөтне кайнатмыйча кулланмаска; ит сатып алганда ветеринария-санитария экспертизасын үткәнлеге турында документлар таләп итәргә; даими рәвештә кимерүчеләр һәм корткыч бөҗәкләргә каршы көрәшергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев