Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

1 Май бәйрәме белән!

Яз һәм Хезмәт бәйрәме алдыннан Спас районы башлыгы Камил Нугаев халыкны бәйрәм белән котлады.

Күпләр өчен бу бәйрәм табигатьнең яшәрүен, яз белән бергә җылы килүен, киң кырларда, бакчаларда эш башлануын аңлата, диелә котлауда. Өлкән яшьтәге кешеләр бу бәйрәмне, традиция буенча, Хезмәт ияләренең бердәмлеге көне дип саныйлар, башкалар Яз һәм Хезмәт бәйрәме диләр. Ничек кенә аталмасын, без барыбыз да бәйрәмне шатлык һәм өмет белән каршылыйбыз.
Инде бер гасырдан артык Беренче май бәйрәме безнең илдә һәм бөтен дөньяда төрле һөнәр ияләрен - игенчеләрне, укытучыларны, табибларны, эшчеләрне, төзүчеләрне, юлчыларны берләштерә. Хәтта бәйрәм көннәрендә дә игенчеләребез ял турында уйламыйча, язгы кыр эшләре белән мәшгуль. Тырыш хезмәтләре өчен аларга зур рәхмәт.
Спас районы халкы зур эшләр башкара, дип билгеләп үтелә бу котлауда. Бездә яңа объектлар һәм юллар төзелә, мәктәпләргә, медицина амбулаторияләренә капиталь ремонт ясала, спорт, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау тармагы үсә, шәхси ярдәмче хуҗалыклар эшли, гаилә фермалары барлыкка килә, туризм тармагы алга бара һәм боларның барысы да безнең игътибар үзәгендә. Киләчәктә безнең алда тагын да зур эшләр тора. Планнарыбыз зурдан һәм аларны бердәм тотынып, җиң сызганып эшләгәндә генә тормышка ашырырга була.
Район башлыгы халыкны бу күркәм яз бәйрәме белән тәбрик итеп, нык сәламәтлек, тынычлык, гаилә бәхете, эштә, тормышта зур уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев