Елена Амосова менә чирек гасыр инде Иж-Борискино мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирә.
Мәктәптә укыганда ук аның яраткан укытучылары бар иде, алар үз фәннәреннән тирән белем бирделәр. Туган авылы Кошкида сигезьеллык мәктәпне бетергәч, кем булырга дип ул кайгырмады, Тәтеш педагогия училищесына башлангыч класслар укытучысы булырга дип укырга керде. Туксанынчы еллар...
Елена Амосова менә чирек гасыр инде Иж-Борискино мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирә.
Мәктәптә укыганда ук аның яраткан укытучылары бар иде, алар үз фәннәреннән тирән белем бирделәр. Туган авылы Кошкида сигезьеллык мәктәпне бетергәч, кем булырга дип ул кайгырмады, Тәтеш педагогия училищесына башлангыч класслар укытучысы булырга дип укырга керде. Туксанынчы еллар башында туган авылына кайтып эшли башлады. Башта башлангыч классларны укытты, аннары аңа урта классларда рус теле һәм әдәбияты дәресләрен тапшырдылар.
Акрынлап тәҗрибә һәм осталык тупланды. Үз дәресләрендә Елена Валентиновна хәзерге заман белем бирү алымнарын куллана, балаларның активлыгын үстерергә тырыша. Фән атналары, төрле олимпиадаларда катнашу укучыларда бу фән белән кызыксынуны тагын да арттыра. Китап - белем алуда төп чыганакларның берсе һәм шуңа күрә китап укуны ул беренче урынга куя. Ул үз укучыларына моны үтемле итеп аңлатырга тырыша. Рус теленнән имтиханнарны уңышлы тапшыру укучыларның үзләрен дә, укытучыны да шатландыра.
Елена Валентиновнаның кызы да әнисе эзеннән китте, ул Чистай педагогия училищесында укый, ә улы инде эшли.
Авылда яшәгәч, терлек-туар асрамый булмый. Бакчада да мәшәкатьләр күп була. Амосовлар барысына да өлгерергә тырыша. Кышка күп итеп төрле салатлар, вареньелар ясап куя.
Җәй үткәне сизелмәде дә.Менә тагын яңа уку елы башланырга санаулы гына көннәр калып бара. Елена Валентиновна мәктәпне, укучыларны инде сагынып та өлгергән. Яңа уку елында яңа көч белән эшкә тотынырга хыяллана.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев