Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Үз хокукларыңны белергә кирәк

Полянка авылы Мәдәният йортында “Хокук һәм вазифалар дөньясында” темасына хокук дәресе үткәрелде.

Дәрестә җирле мәктәпнең унберенче класс укучылары катнашты.
Чарага шулай ук район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, мәктәп директоры, ата-аналар комитеты вәкилләре, җирле Совет депутатлары да чакырылды.
Укучылар педагог Юлия Майорова җитәкчелегендә Федерация Советының җәмгыятебездә мәгълүмат бирүне үстерү буенча Вакытлы комиссия рәисе Людмила Бокованың мөрәҗәгате яздырылган видеороликны карадылар һәм төркемнәргә бүленеп төрле хокукый очракларны тикшерделәр, РФ Конституциясе маддәләрен тагын бер кат күздән кичереп чыктылар. Шулай ук шаян сәхнә күренешләре дә әзерләнгән иде, укучылар слайдларда тәкъдим ителгән әкият персонажларының гамәлләренә анализ ясадылар. Аеруча Полина Власова, Равил Сафиуллов, Елизавета Остудина һәм Мария Пухованың активлыгын билгеләп үтәргә кирәк.
Дәрес мавыктыргыч үтте, аның файдасы булмый калмас.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X