Юнармиячеләр сафы тулылана
Ватан Геройлары көнендә Антоновка урта мәктәбендә узган тантаналы линейкада унҗиде укучыны юнармиячеләр сафына кабул иттеләр.
Ант бирүгә багышланган бәйрәмдә мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Елена Солодянкина, “Юнармия” хәрәкәтенең җирле штабы җитәкчесе Александр Кузовкин катнашты. Балаларны әлеге истәлекле көн белән котлап, аларга юнармиячеләргә күкрәк билгесе, берет һәм футболка тапшырдылар.
Бүгенге көндә Бөтенроссия “Юнармия” хәрби-патриотик җәмәгать оешмасының район бүлеге 356 укучыны берләштерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев