Бураково мәктәбе каршында эшләп килүче укучыларның фәнни оешма җитәкчесе Лариса Захарова инде дистә ел буе безнең райондагы җәнлекләр һәм үсемлекләр дөньясын саклау кирәклеген аңлату эшләре алып бара.
Лекцияләр һәм практик дәресләр тирә-як мохитне саклау темасына багышлана. Кешенең сәламәтлеге һәм табигать торышының начараю сәбәпләренә аеруча зур игътибар бирә.
Бу өлкәдә укучыларның активлыгы елдан-ел арта баруын билгеләп үтәргә кирәк. Алар даими рәвештә төрле конкурсларда катнашып, югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Мәсәлән, дүрт ел буе Эльвина Гайнуллинаның рәсемнәре югары бәяләнде. 2012 елда Татьяна Сисина һәм Гүзәл Хәбибуллина, Кристина Волкова, Кирилл Волков беренче тапкыр "Яшел планета" региональ конкурста катнашучы дипломнарына ия булдылар. Өлкән класс укучылары белән дәресләр аеруча мавыктыргыч үтә, сүз яшьләрнең сәламәтлеген саклауга җаваплы карарга кирәклеге турында барды.
5-8 класс укучылары кергән "Фотограф" фәнни җәмгыять дәресләрендә укучылар үзләрен аеруча актив күрсәтәләр. Алар тирә-як мохитне саклау темасы турында зур материал туплаганнар. Төрле конкурсларга күп кенә фотолар җибәрелгән һәм призлы урыннар яулаганнар. Мәсәлән, Алексей Кузнецов "Тыюлык зонасы табигате" ("Мир заповедной зоны") рәсемнәр конкурсында беренче дәрәҗә дипломга ия булган.
Дәресләр еш кына табигать кочагында үткәрелә, укучылар өлкән яшьтәге кешеләргә бакча эшләрендә ярдәм итәләр, Актай елгасы буена, урманга йөриләр. Бу уку елында төрле проектлар өстендә эшләү дәвам итте, тикшерү нәтиҗәләре белән куст берләшмәсе утырышында чыгыш ясарга җыеналар. Мәсәлән, Актай елгасындагы суның сыйфаты тикшереләчәк. Күптән түгел генә сигезенче класс укучысы Илья Киселёв география укытучысы Елена Ермолаева җитәкчелегендә Казан шәһәрендә үткәрелгән "Зилант" экология форумы эшендә катнашкан. Аларның "Актай елгасы" проекты кызыксындыру призына ия булган. "Татарстандагы җәнлекләр" проекты дигән республика конкурсында катнашып, өченче урынны алган Ульяна Захарова, Ирина Соринаны да билгеләп үтәргә кирәк.
Туган як табигатенең үзенчәлекләрен өйрәнеп, укучылар төрле нәтиҗәләр ясыйлар һәм тирә-як мохитнең торышын билгелиләр. Бу эштә алар елга, урман аланына, урманда яшәүче тереклек ияләренә һәм кешегә хәленнән килгәнчә ярдәм итү технологиясен сайларга тырышалар. Без һәр кеше белергә тиеш булган кагыйдәләрне: урманнарның чисталыгын саклау, агачларны дөрес кисү, чүпрәктән тегелгән, экологик яктан чиста булган һәм кәгазь пакетлардан файдалану кебек принципларны кертергә тырышабыз. Агарту эшләре экология проблемаларына игътибарны җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Табигатьне саклап кына кешелек дөньясының Җирдә киләчәк тормышын тәэмин итеп булуын укучылар яхшы аңладылар.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев