Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яшь экологлар тәҗрибәләр үткәрә

Полянка мәктәбе укучылары “Пчелка–У/хим” экспресс-лабораторияне сынап карады.

Ольга СТРЕЛОВА

Исегезгә төшерәбез, мәктәпкә әлеге мини-лабораторияне республика күләмендә уздырылган “Мәктәп экопатруле” конкурсында беренче урынны алган өчен тапшырдылар.

“Пчелка–У/хим” экспресс-лаборатория укучыларга экология, химия, биология һәм география буенча теләсә кемнең игътибарын җәлеп итәрдәй тикшеренү эшләре алып бару мөмкинлеге бирә. Аның ярдәмендә, тулысынча әзер тестлар һәм химик реагентлар кулланып, төрле тәҗрибәләр үткәрәләр.

“Безнең йортыбыз – Җир” фәнни берләшмә активистлары, мәсәлән, лабораторияне кулланып, кайбер тәҗрибәләр үткәреп караганнар. Әйтик, яшелчә һәм җиләк-җимеш составында нитратның күпме булуын ачыклаганнар.

Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, кибетләрдән сатып алынган яшелчәдә һәм җиләк-җимештә нитрат күләме тиешле нормадан артмый. “Минераль судагы хлорид һәм водород күрсәткечләрен табу” буенча уздырылган тәҗрибә барышында ачыкланганча, газсыз минераль суда хлорид-ионнар юк, краннардан килә торган суда шулай ук хлорид-ионнар табылмаган. Димәк, краннардан килә торган һәм инде газсыз минераль суда селте күләме бик аз, дип әйтергә нигез бар.

Киләчәктә фәнни берләшмә мини-лаборатория ярдәмендә төрле тәҗрибәләр уздыруны планлаштыра. Укучыларның үзләрен кызыксындырган бик күп сорауларга җавап табасылары килә. Алар, мәсәлән, бинадагы, мәктәп территориясендәге һаваның чисталыгын тикшерергә, һавада углекислый газның күпме булуын ачыкларга җыена. Сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау максатында, тәмәке төтененең кеше организмына, аерым алганда төкерегенә ничек тәэсир итүен өйрәнергә телиләр.

Инде берничә еллар дәвамында мәктәпнең химия кабинетына махсус аппаратлар һәм химик реактивларның кайтарылмавын исәпкә алганда, әлеге яңа, заманча лаборатория мәктәптә 2002 елдан бирле эшләп килә торган “Безнең йортыбыз – Җир” берләшмәсенә йөрүчеләр өчен зур бүләк булган. Әлеге түгәрәкнең төп максаты – балаларда табигатькә, гомумән, тирә-як мохитка сакчыл караш тәрбияләү. Активистлар үзләренең беренче экологик акцияләрен һәм тикшеренү эшләрен мәктәп территориясеннән башлаган. Хәзер инде алар башкарган эшләр аерым игътибарга лаек.

Мәктәптә ел саен “Язның беренче чәчәкләре”, “Чиста яр буе”, “Чиста булыр”, “Чыршы”, “Мәктәп ишегалды”, “Эко-патруль”, “Табигатькә зыян китермик” кебек чаралар даими уздырыла.

Берләшмә җитәкчесе, химия, биология һәм география укытучысы Татьяна Токарева махсус программа эшләгән, фәнни-тикшеренү эшләре дә шуңа нигезләнеп алып барыла. Берләшмә бик күп бүләкләргә дә лаек булган. Мәсәлән, туфракның ачылыгын тикшерү һәм яшелчәләрдәге нитратларның күпме булуын ачыклау буенча уздырылган Бөтенроссия экология конкурсында өченче дәрәҗә дипломга лаек булган, районда уздырылган “Катнаш урманнардагы агачларның хәле” конкурсында беренче урынны алган, экология берләшмәләре программалары буенча республика конкурсында бирелгән өченче урын да күп нәрсә турында сөйли. Мәктәп укучылары төрле дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференцияләрдә дә теләп катнашалар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев