Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яңа уку елы башланды

1 сентябрьдә районның барлык мәктәпләрендә Белем көненә багышлап тантаналы линейкалар үткәрелде.

Бу көнне Никольск урта мәктәбе дә бәйрәмчә матур итеп бизәлгән иде. Белем йортының бу уку елын яңартылган рәвештә каршылавы да тантанада катнашучыларның күңелен күтәрде. Әле шушы араларда гына мәктәптә махсус республика программасы кысаларында оештырылган капиталь ремонт эшләре тәмамланган. "Спасагрострой" җәмгыяте хезмәткәрләре җәй дәвамында биредә байтак эшләр башкарган. Мәктәп коридорларында әле дә булса буяу исе аңкып тора. Керә торган урынга реконструкция ясалган, баскыч заман таләпләренә туры килерлек итеп төзекләндерелгән, ишек һәм тәрәзәләр алыштырылган, бинаның эчке һәм тышкы як стеналары буялган, түбәне япканнар, җылы туалет ясаганнар. Мәктәп директоры Галина Борюшкина төзүчеләргә тирән рәхмәтен белдерде. Чыннан да, балаларга тиешле шартларның барысын да тудыру өчен биредә күп хезмәт куелган.

Бу көнне никольскилыларга бәйрәмгә район башлыгы Камил Нугаев, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының белем бирү һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә белем бирүнең сыйфаты һәм лицензия контроле бүлеге белгече, үзе дә кайчандыр Чәчәкле мәктәбендә укыган Әлфия Әхәтова, мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин, "Спасагрострой" җәмгыяте директоры Айрат Хәйруллин һәм башкалар килгән иде.

Унберенче сыйныф укучылары барысын да бәйрәм белән котлаганнан соң сүзне беренче сыйныфка керүче балаларга бирделәр. Быел алар алты икән. Балалар мәктәп турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар.

Белем бәйрәменә җыелучыларга мөрәҗәгать итеп, район башлыгы республикада һәм шул исәптән безнең районда да, белем бирүнең сыйфатын яхшырту өчен күп нәрсәләр эшләнә, дип ассызыклады.

- Безгә укытучылар, төзүчеләр, медицина хезмәткәрләре, сыер савучылар һәм механизаторлар кирәк, - диде ул. - Бу һөнәрләрнең барысы да мөһим, районга һәм авылларга бик кирәк. Киләчәктә нинди генә һөнәр сайласагыз да, сезнең белән һәрвакыт горурланырлык булсын!

Иң яхшы укучыларга Мактау грамоталары, диппломнар тапшырылды. Тренер Владимир Борюшкин ярышларда катнашып иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән яшь спортчыларга спорт формалары бүләк итте.

Күңелләрне җилкендереп кыңгырау чылтыраганнан соң мәктәптә бу уку елының беренче дәресе башланды.

Кичә барлык мәктәпләрдә дә парламент дәресләре үткәрелде.

Владимир Корнилов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капремонт Никольск уку елы