Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Валентина Авдонинаның сәләте – укытучы булуда

Мәктәпне тәмамлагаган чакта ук Валентина Петровна үзенең укытучы булачагын белә.

Укучыларында әлеге катлаулы фәнгә мәхәббәт уятучы, үз фәненә гашыйк педагог, укучылары арасында күпсанлы республика олимпиадалары җиңүчеләрен тәрбияләгән укытучы – бу сүзләрнең барысы да Никольск урта мәктәбенең физика укытучысы Валентина Петровна Авдонина турында.

Укытучының уңышка юлы 16 яшендә, мәктәпне бишлеләргә генә тәмамлап, Татарстан башкаласына – Казанга юл тоткач, башлана.

– Документларны педагогик вузга тапшырганда бер генә минут та икеләнмәдем. Абыем Александр шул ук вузның физика-математика факультетында укый иде, – дип сөйли укытучы.

Биш елдан соң ул туган мәктәбенә укытучы булып кайта. Балаларга физика, математика, информатика укыта. Дәресләргә иҗади карарга, һәр укучы белән уртак тел табарга тырыша.

Валентина Авдонинаның хезмәте берничә тапкыр иң югары дәрәҗәдә билгеләп үтелә. Спас районында беренчеләрдән булып ул Россия Федерациясе Президентының «Педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен иң яхшы укытучыга» премиясенә лаек була, аңа «РФ мәгариф отличнигы» исеме, күкрәк билгесе тапшырыла.

Табигате буенча бик җаваплы кеше булганга күрә, ул һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга, һәр эшкә өлгерергә омтыла.  Авыл паркында өмә үткәрү, чәчәк түтәлләре салу, яңа ел территориясен әзерләү кебек җәмәгать һәм мәктәп чараларының барысында да актив катнаша. Ул авыл мәдәният йорты концертларында җырлый һәм бии, команда спорт уеннары, шахмат һәм шашка уйный, ветераннар ярышларында Спас районы данын яклый. 

Кызы Татьяна да әнисеннән калышмый. Берничә ел рәттән кыз нәфис гимнастика буенча безнең район өчен чыгыш ясаган, фортепиано белән профессиональ рәвештә шөгыльләнә. Ике ел элек Никольск мәктәбен бик яхшы билгеләргә тәмамлап, Ульяновскидагы музыка училищесына укырга керә. Кыз күренекле пианист булырга хыяллана.

- Бар да әйбәт булсын иде, - дип тели әнисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев