Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Укуда да, спортта да үрнәк күрсәтә

Кадет мәктәбенең тугызынчы класс укучысы Олег Сәләхетдинов хәрби коралны сүтеп җыю буенча ярышларда беренче урын алып, дипломга лаек булды. Бу ярышлар Ватан сакчылары көне алдыннан Казанның милли тикшерү технология университетында үткәрелгән спорт бәйрәме кысаларында үткәрелгән. Мәктәпнең иң яхшы укучыларыннан саналган егетнең бу беренче генә җиңүе түгел.

Марина Зайцева.
"НЖ".
Кадет мәктәбенә аны дәү әнисе дүртенче классны тәмамлаганнан соң алып килә. Катгый дисциплина, көн режимы, мәктәпнең статусы чын Ватан сакчылары хәзерләргә ярдәм итә һәм егетләр өчен бу бик тә кирәк булачак. Оныгы киләчәк тормышында нинди генә һөнәр сайласа да, укыган чакта алган физик чыныгу һәм тәҗрибә аңа, һичшиксез, ярдәм итәчәк.
Укуның беренче көннәреннән үк Олег яңа дуслары белән уртак тел таба. Физкультура, башлангыч хәрби хәзерлек, тормыш иминлеге нигезләре дәресләренә зур игътибар бирелүе дә күңеленә хуш килә. Ә коралны сүтеп-җыю серләренә аны укытучысы Александр Николаевич Ефимов өйрәтә. Ул биргән белем Татарстанның 15 кадет мәктәбеннән укучылар катнашкан ярышларда җиңү яуларга ярдәм итә. Сафта йөрү конкурсында да безнең мәктәп командасы сынатмый, республика буенча өченче урынга чыгалар. Алар көндәшләренә перекладинада күтәрелү буенча гына оттырганнар. Олег 27 тапкыр күтәрелсә дә, таләпчән судьялар башка спортчыларга өстенлек бирәләр.
Даими күнегүләр алып бару яхшы физик формада булырга ярдәм итә. Олег исә физкультура белән кечкенәдән үк шөгыльләнә башлый. Хәзер дә мөмкинлек чыккан саен кросс йөгерә яки яшьтәшләре белән мәктәп стадионында футбол уйный. Кадет мәктәбенең футбол буенча җыелма командасы составына кереп, төрле ярышларда катнаша. Кышын тимераякта шуарга ярата. Казанга туганнарына кунакка барганда да ул аны үзеннән калдырмый. Моннан тыш, өстәл теннисы белән мавыга. Узган җәй ике смена буе "Болгар" сәламәтләндерү-белем бирү лагеренда ял иткәндә теннис белән даими шөгыльләнә.
Хәзерге заман яшьләре кебек, Олег та мәгълүмат технологияләрен оста белә. Өендә компьютер булгач, кичләрен еш кына Интернет челтәрендә сәяхәт итә. Анда тиешле мәгълүматлар эзли, китаплар укый, яшьтәшләре белән аралаша. Фейсбукта хәтта инглиз телендә дә аралаша. Анда ул үзләренең музыка төркемен оештырган Америка егетләре белән танышкан. Алар аңа махсус компьютер программасы ярдәмендә электрон музыка иҗат итү алымнарын өйрәтәләр. Гади генә көйләр чыгару белән шулкадәр мавыгып китә, ул сүзлек ярдәмендә программаның функцияләрен русчага тәрҗемә итә. Шулай итеп, Олегның тормышында тагын ике мавыгу - музыка һәм инглиз теле барлыкка килә. Инглиз телен ул шактый яхшы белә. Ә бу инде аңа укуда да яхшы билгеләре генә алырга ярдәм итә, шуңа күрә Олегның көндәлегендә күбесенчә дүртле һәм бишле билгеләр. Ул Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы биреп чыгуына ышана.
Олег инде үзенә һөнәр дә сайлап куйган - программист булырга хыяллана. Хыялы чынга ашырмы- бу инде аның үзеннән тора. Хәрби форма кигән кешеләр дә аның күңелендә хөрмәт уята. Шуңа күрә армиядә хезмәт итүне Олег һәр егет кеше өчен мәҗбүри дип саный. Кадет мәктәбендә бу фикерне ныгыту өчен күп нәрсәләр эшләнә.
- Мәктәпкә укыган дәвердә мин беренче чиратта өлкән яшьтәге кешеләргә хөрмәт белән карарга, күмәкләшеп эшләргә өйрәндем, - ди Олег. - Миңа белем биргән остазларым - укытучылар Сергей Владимирович Рыжовка, Лариса Викторовна Саловага, тәрбия эше буенча директор урынбасары Алсу Сәлиховна Ходжиевага, командирыбыз Дмитрий Николаевич Вихлянскийга, дусларым Егор Ефимов белән Руслан Сәйфетдиновка чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә.
Олег йорт эшләрендә дә булыша, өй җыештырырга, ашарга пешерергә ярата. Әбисе фатирында яшәгән сиам мәчесе белән этне бик ярата, аларны рәхәтләнеп карый. Техника белән мавыга, җиңел машина һәм мотоцикл да йөртә белә. Укудан, спорттан ямь табып яши белгән бу егет киләчәк тормышта да югалмас дип ышанасы килә.
Рәсемдә: Олег Сәләхетдинов (сулдан беренче) дуслары белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев