Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Туганнарым белән горурланам

    Ксения Фролова, 6 класс укучысы. Безнең гаилә бабамның бертуган ике апасы - гади хезмәтчәннәр Анастасия Семёновна белән Пелагея Семёновна Антоновалар турындагы хатирәләрне кадерләп саклый. Бабам миңа кына алар турында өш сөйли. Алар икесе дә озак еллар буе Куйбышев исемендәге совхозда сыер савучы булып эшләгәннәр. Мактау грамоталары, башка бүләкләр аларның тырышып...

    Ксения Фролова,
    6 класс укучысы.
    Безнең гаилә бабамның бертуган ике апасы - гади хезмәтчәннәр Анастасия Семёновна белән Пелагея Семёновна Антоновалар турындагы хатирәләрне кадерләп саклый. Бабам миңа кына алар турында өш сөйли.
    Алар икесе дә озак еллар буе Куйбышев исемендәге совхозда сыер савучы булып эшләгәннәр. Мактау грамоталары, башка бүләкләр аларның тырышып һәм намус белән эшләүләренә дәлил булып тора. Без бу ядкарьләрне кадерләп саклыйбыз, ә кайбер материалларны бабам шәһәрнең туган якны өйрәнү музеена һәм безнең мәктәпнең Аркадий Гайдар исемендәге әдәби-туган якны өйрәнү музеена тапшырды.
    Иң өлкән апасы Настя совхоз оешкан көннән башлап эшләгән. 23 ел буе сыерлар сауган. Үзенең сыерлары, эшләгән фермасы, коллективы турында ничек рухланып сөйләгәнен бабам әле дә дулкынланып искә ала. Эш авыр булса да, ул аны намус белән башкара. Унбиш сыерны көненә өч тапкыр кул белән саварга туры килгән. Моннан тыш, һәр сыерны ашатырга, астын чистартырга да кирәк бит әле. Тик Настя әбием сынатмый. 1936 елда аңа терлекчелек алдынгыларының Бөтентатар киңәшмәсендә ТатАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы тапшырыла.
    Гаилә архивында Анастасия Семёновна Антонованың СССР ВДНХсында катнашуын раслаган документ та бар. 1938 елда ул үз группасындагы һәр сыердан өч мең ярым килограммнан артык сөт савып ала. Настя әбием Мәскәүгә барып, анда биш көн яшәве турында кызык итеп сөйли торган була. Фидакарь хезмәте өчен аңа "Бөтенсоюз старостасы" Михаил Иванович Калинин үз куллары белән ВДНХның көмеш медален тапшыра.
    Пелагея Семёновна да апасыннан калышмый. Аңа төрле эштә йөрергә, ат караучы, сыер савучы булып эшләргә туры килә. 1957 елда ул һәр сыердан 3867әр килограмм сөт савып ала. Бу уңышы өчен аңа ТатАССРның иң алдынгы сыер савучысы исеме бирелә.
    ... Мин дусларым белән еш кына мәктәп музеенда булам. Билгеле инде, Настя әбием һәм Пелагея әбиемнең бүләкләре, медальләре куелган витрина янында озак туктап торам. Күңелемнән бу тырыш, минем өчен бик якын һәм кадерле кешеләр белән чиксез горурланам.
    Үзләренең фидакарь хезмәте белән алар гаиләбезне һәм авылыбызны бөтен илгә танытканнар. Аграмак халкы бертуган Антоноваларны бүген дә сагынып искә ала.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: