Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Туган телебез белән горурланабыз

Лилия Гәрәева, 2нче мәктәпнең татар теле укытучысы.

Ел саен безнең Болгардагы 2нче урта мәктәптә "Мин татарча сөйләшәм" акциясе үткәрелә. Быел да сентябрь аеннан ук укучылар белән бу акциядә катнаштык, якташыбыз А. Алишка багышланган төрле чаралар уздырдык. Аның әкиятләрен сәхнәләштерүдә балалар бик теләп катнаштылар, фәнни конференция үткәрү өчен презентацияләр хәзерләделәр.
Акциянең дәвамы буларак, безнең мәктәп укучылары Казан телевидениесеннән килгән кунакларга татар телендә аралаша белү сәләтләрен күрсәттеләр. Педагогика фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Россиянең һәм Татарстанның атказанган укытучысы Әнвәр Хуҗиәхмәтов белән интервью оештырдылар.
Ә ул исә сәләтле балаларга Казанның Г. Камал исемендәге театрына чакыру билетлары бүләк итте, иң актив укучыларга татар теле сүзлекләре һәм әдәби китаплар тапшырды.
Өлкәнрәк класс укучылары шәһәр урамнарында йөрделәр һәм кешеләр белән татарча сөйләштеләр.
Туган якны өйрәнү музеена экскурсиягә бару бу акциянең әһәмиятен аңларга ярдәм итте. Ул балаларда туган ягыбыз, туган телебез белән горурлану хисе уятты, татар телен, тарихны тирәнтен өйрәнүгә этәргеч бирде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев