Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Тәрбиячеләр осталыкларын күрсәтте

Шәһәрдәге “Солнышко” балалар бакчасы базасында “Ел тәрбиячесе-2020” республика конкурсының ахыргы муниципаль этабы үтте.

Педагогик осталык ярышында шәһәрдәге һәм авыллардагы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең унике тәрбиячесе катнашты.
Шуларның алтысы балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча туплаган эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Конкурсантлар иҗади презентацияләре белән таныштырдылар, балалар белән дәресләр һәм мастер-класслар үткәрделәр.
Конкурста катнашучыларга үз осталыкларын күрсәтү өчен күп мөмкинлекләр тудырылды. Конкурсның барлык этапларына узган атнада йомгак ясалачак һәм җиңүчеләрне тантаналы шартларда бүләкләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев