Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

“Традицияләрне саклап, киләчәкне булдырабыз”

Шәһәрдәге икенче урта мәктәптә район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов катнашында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланган парламент дәресе узды.

Ирина ТЕЛИЦЫНА

Парламент дәресе – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР мәгарифне үстерүне институтының 2009 елдан бирле тормышка ашырыла торган уртак проект. Бу хакимият,  депутатларның яшьләр белән үзенә күрә бер аралашу ысулы, аларны сәяси тормышка җәлеп итүдә, актив гражданлык позициясе тәрбияләүдә әһәмиятле роль уйный.
Китапханәдә узган “Телдән журнал битләре буйлап” дәресендә 11нче класс укучылары үзләренең остазлары белән бы ел билгеләп үтеләчәк төп юбилейлар турында сөйләделәр. Дәрестә катнашучылар презентация һәм видео язмалары ярдәмендә республиканың үсеш этаплары белән таныштылар. Өлкән класс укучыларының сөйләгәннәрен Татарстан АССРның статистик мәгълүматлары белән тулыландырдылар һәм аларны илнең башка төбәкләренеке белән чагыштырып карадылар. Педагоглар да кайбер мәгълүматларны җиткерде. Мәсәлән, класс җитәкчесе Юлия Мулинова безнең шәһәрдә механизация мәктәбенең ничек оешуы турында истәлекләре белән уртаклашты. Аның бабасы шушы мәктәптә укыган. Укучыларга әлеге темага уздырган конкурсның төрле сайтлары да тәкъдим ителде.
Дәреснең мәгълүмати өлешендә очрашуда катнашучыларның барысына да юбилей даталары логотибы төшерелгән значоклар тапшырылды. Күкрәккә тага торган бу билгеләрне Элина Пахомова ясаган.
Аннары өлкән класс укучылары район башлыгына үзләрен кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Быел мәктәпне тәмамлаучыларның, мәсәлән, районның республика үсешенә нинди өлеш кертүен беләсе килде. Укучыларга районда эшли торган инвесторлар, “Яңарыш” фонды һәм башка нәрсәләр турында сөйләделәр.
– Район җитәкчесе буларак, мине кадрлар җитешмәве нык борчый, – дип әйтеп үтте Фәргат Вагыйз улы. – Бу мәсьәләне хәл итүгә сез дә үзегездән өлеш кертерсез, дип ышанам...
Соңыннан барысы бергә истәлеккә фотога төштеләр.
Бу темага багышланган парламент дәресләре районның барлык мәктәпләрендә дә узды. Кузнечихада, мәсәлән, укучылар һәм педагогларны кайчандыр шушы мәктәптә укыган һәм соңыннан Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Гордей Иванович Филипповның биографиясе белән таныштырдылар, аның  яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен нинди хәрби бүләкләргә лаек булуы турында сөйләделәр. Тарихи сайттан алынган мәгълүматларга караганда, Кызыл Армия солдаты Гордей Иванович дошманга каршы аяусыз көрәшкән, аның үрнәгенә башка сугышчылар да кушылган.
Болгардагы санаторий мәктәп-интернатта уздырылган парламент сәгатендә Полянка авыл җирлеге башлыгы Гөлсинә Сибгатуллина катнашты. Ул укучыларга полянкалыларның Бөек Җиңүгә керткән өлеше турында сөйләде. Укучыларга Балымер авылында туган Валентин Бесчастновның яу кырында табылган сөякләрен туган ягына алып кайтып җирләүләре турында фильм күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев