Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Традицияләрне дәвам итеп

    Бүген Бөтенроссия Һөнәри - техник белем бирү көне билгеләп үтелә. Безнең Спас тармак технологияләре техникумы коллективына ул турыдан - туры кагыла.

    Ирина Телицына.
    "НЖ".
    Спас тармак технологияләре техникумы республикада иң өлкәннәрдән санала, ул үткән гасырның кырыгынчы елларында оеша. 1944 елда авыл хуҗалыгын механикалаштыру мәктәбе ачыла. Аңа Анатолий Никитич Горбунов җитәкчелек итә башлый.
    Илленче еллар уртасында шәһәрне яңа урынга күчерү сәбәпле, бу мәктәп тә яңа урынга күчерелә. Аннары аны 5нче Куйбышев авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесы, соңрак - 73нче СПТУ, ПЛ-73 итеп үзгәртәләр. Ә өченче ел аның базасында тармак технологияләре техникумы ачылды.
    Алтмыш елдан артык вакыт эчендә аның исеме генә үзгәреп калмады. Уку йортының һәм туган як тарихы музеенда үсешнең барлык баскычлары чагылдырылган. Төрле дәвердә уку йорты белән Николай Васильевич Назаров, Михаил Александрович Кривошеев, Иван Ефимович Непомнющий, Николай Васильевич Юнусов, Ленард Әскар улы Фәйзуллин, Морат Салих улы Фәритов җитәкчелек итте.
    Уку һәм лаборатория-практика күнегүләре өчен яңа корпуслар төзелә. Алтмышынчы елларда биредә 1300 гектар мәйдан биләгән ярдәмче хуҗалык эшли башлый. Ә сиксәненче еллар уртасында ике йөз илле урынлык тулай торак бинасы төзелә. Боларның барысы да укытучылар һәм укучыларны хәзерләү эшен киңрәк җәелдереп җибәрергә мөмкинлек бирә. Училищеның һәрвакыт авыл хуҗалыгы өчен квалификацияле кадрлар хәзерләвен дә билгеләп үтәргә кирәк. Бу эш белән тәҗрибәле укытучылар коллективы шөгыльләнә.
    Бүгенге көндә эш юнәлеше шул ук принципларга нигезләнсә дә, егетләр һәм кызлар ала торган һөнәрләр исемлеге бермә-бер артты. Булачак белгечләргә утыздан артык югары квалификацияле һәм тәҗрибәле укытучылар һәм производствога өйрәтү мастерлары белем бирә.
    Укытучылар коллективы үз алларына куелган бурычларны аңлап, зур җаваплылык белән эшлиләр. Моның башкача булуы да мөмкин түгел.
    Алар арасында бу уку йортын тәмамлап чыккан белгечләрне аерым билгеләп үтәсе килә. Бу Анверт Илдус улы Ибраһимов, Марина Александровна Шмырина, Виталий Александрович Сардушкин. Ә менә Александр Алексеевич Крутилин, Павел Михайлович Рачков, Евгений Николаевич Кузьмин, Валентина Леонидовна Захарова инде егерме елдан артык укучыларга төпле белем бирәләр. Марина Сергеевна Хәмитова кондитер эшенең нечкәлекләренә өйрәтә. Бухгалтер дисциплиналары буенча Наталья Евгеньевна Терентьева белем бирә.
    Производствога өйрәтү мастеры Лидия Сергеевна Булатованың эше дә мактауга лаек. Информатика буенча белем бирүче яшь белгеч Александр Николаевич Марянин тәҗрибәле остазларыннан калышмаска тырыша. Барысы да укучыларның киләчәге өчен җаваплылык тоеп эшлиләр. Алар егетләрне һәм кызларны һөнәри үзенчәлекләргә өйрәтүче чын остазлар. Укучыларга белем һәм практик күнекмәләр бирүдән тыш, аларга мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен тормышта үз урыннарын табарга да ярдәм итәргә кирәк.
    Укытучылар һәм укучылар күп тапкырлар һөнәри конкурсларда призёр булдылар. Ә ел саен үткәрелә торган республика авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашкан өчен коллектив ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.
    Гомумән, техникумның материаль-техник базасы мактауга лаек: иркен һәм якты класс бүлмәләре, аларга тиешле әсбаплар һәм җиһазлар куелган, лаборатория кабинетлары, компьютер классы, спорт залы, ашханә, җитәрлек күләмдә тракторлар, машиналар, комбайннар һәм тагылма техника бар. Биш уку бүлмәсенә интерактив такталар куелган. Боларның барысы да белем бирүнең сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә.
    Ярдәмче хуҗалыкта укучылар тәҗрибәле осталар кул астында авыл хуҗалыгы машиналары белән идарә итү, бөртекле һәм башка культуралар үстерү өчен кирәк булган күнекмәләр алалар.
    Теория һәрвакыт практика белән үрелеп барырга тиеш. Бу максаттан техникум агросәнәгать тармагы, җәмәгать туклануы предприятиеләре белән озак вакытлы тыгыз элемтәдә тора. Аеруча "Болгар Арыш" хуҗалыгы, төзелеш оешмалары белән эш уңышлы оештырылган. Техникум эшенең төп юнәлеше - укучыларның һөнәри осталыгын камилләштерү. Төрле элемтәләр урнаштырып, белем бирүнең яңа формалары кертелә. Мәсәлән, алар Казан милли технология университеты белән озак вакыт эшлиләр. Бу уку йортына кергәндә, техникумны тәмамлаучылар өчен өстәмә льготалар каралган. Моннан тыш, якшәмбе көннәрендә Ульяновск авыл хуҗалыгы академиясенең читтән торып уку филиалы эшли.
    Бүгенге көндә техникумда туризм һәм кунакханә бизнесы өлкәсендә белем алу мөмкинлеге тудырылган, ә Универсиада-2013 алдыннан бу аеруча актуаль.
    Техникумда коррекция мәктәбендә укып чыгучыларны да игътибардан читтә калдырмыйлар, чөнки мөстәкыйль тормышка аяк басканда, алар аеруча ярдәмгә мохтаҗ. Аларга бу эштә производствога өйрәтү мастеры Марина Андреевна Власова ярдәмгә килә. Укучыларга штукатур, пешекче, слесарь һөнәрләрен алу мөмкинлеге бирелгән.
    Студентларның физик үсеше дә һәрвакыт игътибар үзәгендә тора. Техникум командасы волейбол, футбол, шахмат буенча ярышларда, чаңгы узышларында даими катнаша.
    Бүгенге көндә техникумның көндезге бүлегендә өч йөздән артык студент белем ала. Алар егермедән артык төркемгә тупланган. Моннан тыш, дүрт йөзгә якын кеше читтән торып укый. Теләге булган кеше түләүле нигездә укырга кереп, өстәмә һөнәри белем алырга мөмкин.
    Спас тармак технологияләре техникумында тормышта иң мөһим нәрсә - югары һөнәри осталык, эшче кулларга мохтаҗлык кына түгел, ә актив тормыш алып бару, югары әхлак нормаларына ия булуның әһәмиятен яхшы аңлыйлар. Коллективның эше беренче чиратта нәкъ шуңа юнәлдерелгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: undefined
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: