Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Тормышта үз юлларын табарга өйрәтәләр

Укытучыларның һөнәри осталыгын күтәрү, аларга һәр яклап ярдәм итү - тәрбиячеләрнең методик берләшмә эшчәнлеге беренче чиратта шуңа юнәлдерелгән. Аның эше турында берләшмә җитәкчесе Галина Городчук сөйли.

- Соңгы елларда безнең мәктәпкә сәламәтлеген ныгыту өчен күбесенчә имин булмаган гаилә балалары җибәрелә. Шуңа күрә психологик реабилитация белән дә шөгыльләнергә туры килә. Балалар читтән килгәнлектән, ярдәм итәрлек ата-ана булмагач, безгә аеруча кыен. Тәрбиячеләргә икеләтә авыр. Еш кына аларга тәрбияче генә түгел, әти дә, әни дә, дәү әни дә булырга туры килә...
Тәрбиячеләрнең методик берләшмәсе дә педагогларга зур ярдәм күрсәтә. Ел саен тәрбиячеләрнең һөнәри осталыгын үстерүгә юнәлдерелгән конкурслар - автор программалары, "Ел тәрбиячесе", шулай ук "Бар да мәхәббәттән башлана" дигән методик көннәр үткәрелә.
Тәрбиячеләрнең һәрберсе Бөтенроссия һәм республика конкурсларында катнаша. Минем, мәсәлән, педагогик стажым 40 ел, шуның 20 елын санаторий мәктәптә эшлим. Тәрбиячеләр дәресләр хәзерләтү, баланың пөхтә йөрүе, бәйрәмнәрнең кызыклы һәм мавыктыргыч булуы, гомумән, барысы өчен дә җавап бирә. Безнең арада очраклы кешеләр юк, дип мин горурланып әйтә алам. Мәктәбебездә балаларны яраткан, үз эшенә чын күңелдән бирелгән кешеләр генә эшли.
"Һаман ашыга, каядыр йөгерә", - диләр барысы да Татьяна Ивановна Григорьева турында. Чынлап та, барысына да өлгерергә кирәк бит... Аның карамагында - бәләкәй балалар. Алар белән бер урында утырып тору мөмкин түгел. Кызларның чәчләрен дә үрергә, кирәк чакта прическа да ясарга, мәктәп формасын үтүкләргә ярдәм итәргә, яңа җырлар өйрәнергә кирәк. Һәр көн шундый эш-мәшәкатьләр белән үтә.
Алсу Сәлим кызы Низамова безнең мәктәптә әле күптән түгел эшли башласа да, үзен игътибарлы, кайгыртучан педагог итеп күрсәтте. Татар җырларын бик матур итеп башкара. Алсу Сәлим кызы бәйрәм концертларында теләп катнаша.
"Кечкенә булса да, төш кенә", - Светлана Михайловна Лукашина турында әнә шулай дияргә була. Безнең күз алдында ул тәҗрибәсез яшь белгечтән югары һөнәри осталыкка ия булган педагог дәрәҗәсенә җитте, тупланган тәҗрибәсен хезмәттәшләре белән теләп уртаклаша. Ул өлкән класслар белән дә, кечкенәләр белән дә эшләде.
Апалы-сеңелле Татьяна Антольевна Палагина белән Марина Анатольевна Игнатьева һәрвакыт бергә. Аларның балаларга карата таләпләре дә бер үк төрле. Шуңа күрә группаларында һәрвакыт тәртип. Үзләренә ышанып тапшырган бурычларга бик җаваплы карыйлар. Икесе дә автор программалары конкурсында катнаштылар. Марина Анатольевна "Ел тәрбиячесе-2011" мәктәп конкурсында, "Елның класс җитәкчесе" район конкурсында лауреат исеме алды.
Яшь тәрбиячеләр Анастасия Валерьевна Артюшина һәм Агата Юрьевна Спирькова да тәҗрибәле остазлары алдында сынатмыйлар. Башта бераз югалыбрак калсалар да, хәзер кызлар мәктәптә уздырылган бәйрәмнәрдә дә, район тәрбиячеләре семинарында да, башка чараларда да актив катнашалар. Моннан тыш, икесе дә читтән торып укыйлар.
Соңгы елларда Ольга Александровна Кобенячкина, Ирина Николаевна Михеева, Сергей Владимирович Журавлев кебек укытучыларыбызның да һөнәри осталык дәрәҗәсе бермә-бер артты. Ольга Александровна белән Сергей Владимирович мәктәптә теләсә нинди бәйрәмне кызыклы, эчтәлекле итеп үткәрәләр. Аларның класслары - иң тату, актив класслар, мәктәп һәм район конкурсларында даими җиңү яулыйлар. Сергей Владимирович район конкурсында җиңеп чыккан, республика конкурсында өченче урынны алган мәктәп сәламәтлек театрына җитәкчелек итә. Ә Ольга Александровна "Ел тәрбиячесе-2011" мәктәп конкурсында җиңүче булды.
Ирина Николаевна да авырлыклар алдында каушап калмыйча,теләсә нинди яңа эшкә алына. Өлкән класслар белән эшләүдә зур тәҗрибә туплаган остаз. Балаларны да киләчәк тормышка хәзерләргә тырыша: матур итеп киенергә, һәрвакыт чиста, пөхтә йөрергә, тәртипле булырга өйрәтә.
Безнең мәктәптә милли культураны үстерүгә дә зур игътибар бирелә. Бу эштә Лилия Мансур кызы Гаязова, Елена Ильинична Павликова һәм Валентина Михайловна Якличевага тиңнәр юк. Мәктәптә бер генә бәйрәм дә Лилия Мансур кызы җитәкчелек иткән мода театрыннан башка үтми. Педагог кызларны матур һәм заманча киенергә өйрәтү өчен көчен кызганмый.
Елена Ильинична балаларны матурлыкны күрә белергә өйрәтә. Безнең мәктәптә хәтта беренче класс укучылары да квилингның нәрсә икәнен беләләр. Белеп кенә калмыйча, өйрәнәләр дә. Укытучылар өчен иң яхшы бүләкләр дә Елена Ильинична җитәкчелек иткән түгәрәктә ясала. Иҗади эшләрнең күпчелеге мәктәп һәм район күргәзмәләрендә урын ала.
Мәктәптә матур традиция яши - бәйрәмнәрдә балалар гына түгел, өлкәннәр дә катнаша. Гөлчирә Җиһангәрәй кызы Галимованың чыгышларын тамашачылар һәрвакыт кайнар алкышларга күмәләр. Ә ул үз тәҗрибәсен яшь педагог Юлия Леонидовна Власова белән уртаклаша.
Безнең мәктәп төрле милләт балаларын берләштерә, шуңа күрә мәктәптә русча, татарча, чуашча сөйләшәләр. Ә мәктәптә үткәрелгән бәйрәмнәрдә Валентина Михайловна Якличева җитәкчелек иткән "Сеспель" ансамбле башкаруында чуаш җырлары яңгырый. Валентина Михайловна - Бөтенроссия һәм республика конкурслары лауреаты, халык иҗаты фестивале дипломнарына ия. Аның кебек үз халкының тарихына, мәдәниятына гашыйк кешеләр бармак белән генә санарлык.
Кыскасы, безнең мәктәптә тәҗрибәле, югары һөнәри осталыкка ия, үз эшләренә җаны-тәне белән гашыйк иң әйбәт педагоглар эшли! Алар укучыларга тормышта үз юлын сайларга, бу юлдан ышанычлы адымнар ясарга өйрәтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев