Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Телләр чикләрне белми”

Шәһәрдәге икенче урта мәктәп базасында чит телләрне белүчеләрнең традицион район фестивале үтте.

“Яшь тәрҗемәче” номинациясендә Полянка, шәһәрдәге беренче һәм икенче урта, Иске Рәҗәп мәктәпләреннән Валерия Масина, Елизавета Петряева, Виктория Афоньшина, Алия Сәмигуллина җиңүче булды. “Яшь йолдызчыклар” номинациясендә шәһәрдәге беренче мәктәптән һәм Иске Рәҗәп мәктәбеннән Николай Сафонов, Ангелина Маркарян һәм Камилә Хәмидуллина иң яхшылар дип табылды. Вокаль группалар арасында шәһәрдәге беренче һәм санаторий мәктәп коллективлары беренче урынны алды.
Талантлы балаларны ачыклау һәм укучыларның чит телләрне өйрәнүгә кызыксынуын арттыруны максат итеп куйган конкурсның җиңүчеләре һәм призерларына дипломнар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев