Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Теләк булса, кыенлыклар сизелми

Бала чакта кемнәр генә укытучы булырга теләми икән! Ләкин күпләр өчен ул хыялда гына кала. Ә менә Анастасия үз дигәненә ирешә. Лидия Кострулева Ул әле дә яхшы хәтерли, иптәш кызлары белән "мәктәп-мәктәп" уйнаганда үзенең беренче укытучысы Татьяна Сергеевна Якимованы кабатларга ярата. Ачык йөзле, сөйкемле, сабыр бу укытучы укучылар арасында бик...

Бала чакта кемнәр генә укытучы булырга теләми икән! Ләкин күпләр өчен ул хыялда гына кала. Ә менә Анастасия үз дигәненә ирешә.
Лидия Кострулева
Ул әле дә яхшы хәтерли, иптәш кызлары белән "мәктәп-мәктәп" уйнаганда үзенең беренче укытучысы Татьяна Сергеевна Якимованы кабатларга ярата.
Ачык йөзле, сөйкемле, сабыр бу укытучы укучылар арасында бик тиз абруй казана. Аның дәресләрен алар һәрвакыт көтеп алалар, теләп шөгыльләнәләр.
Һөнәр сайлауда рус теле укытучысы Надежда Геннадьевна Перегудованың да тәэсире зур була. Әдәбият геройлары турында ул шулкадәр мавыктыргыч һәм кызык итеп сөйли ки, шуның белән ирексездән үз фәненә карата мәхәббәт тәрбияли, бу фәнне яратырга өйрәтә. Гомумән, Кузнечиха урта мәктәбендә укучыларга хөрмәт белән карау әллә каян сизелеп тора. Мәктәпне тәмамлагач, Анастасия Ульяновск педагогия университетында укый һәм башлангыч класслар укытучысы дипломы алып, туган мәктәбенә кайта.
- Мине мәктәптә укытучылар да, укучылар да җылы каршылады,-ди Анастасия Николаевна,- дүртенче класслар минем беренче укучыларым, ата-аналар минем беренче киңәшчеләрем булды. Эшли башлаганда бервакытта да җиңел булмый. Ләкин миңа артык авыр булмады, чөнки мин туган мәктәбемә кайттым...
Аның ул вакыттагы беренче класслары хәзер инде зурлар, аларга алмашка башкалар килде. Быел ул тагын дүртенче классларга белем бирә. Дөрес, класста алар биш кенә укучы (хәзер авыл мәктәпләрендә шундый күренеш), ләкин укучылар дус, бердәм коллектив булып яшәргә тиеш. Укытучы моның өчен бөтен көчен бирәчәк. Иң беренче ул үзе дәресләргә тырышып әзерләнә, һәр дәресне истә кала торган, кызыклы, файдалы итеп үткәрә. Шулай булганда гына дәрес темалары истә кала. Дәрес бирүдә иң кызыклы, яңа алымнарны кулланырга тырыша. Чаралар үткәрүгә дә зур әһәмият бирә, укучыларны төрле юнәлештәге конкурсларга тарта. Мәсәлән, Кузнечиха мәктәбе укучылары үзәк китапханә үткәрә торган иҗади конкурсларда шактый гына призлы урыннарны алалар.
Иң мөһиме - Анастасия Николаевна кайчандыр бик актив эшләгән яшь хәбәрчеләр түгәрәген җанландырырга тырыша. Үз вакытында Нинель Мәсгут кызы Садриева җитәкчелегендәге яшь хәбәрчеләр үзләрен журналистика тармагында сынап карадылар һәм балалар, яшүсмерләр, яшьләрнең "Алтын каләм" республика фестиваленең читтән торып үткәрелгән турында берничә тапкыр җиңеп чыктылар. Нәтиҗәдә алар Иделдә теплоходта сәяхәт итү, яшьтәшләре, танылган журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре белән аралашу мөмкинлеге алдылар. Быел, байтак еллардан соң, беренче тапкыр тугызынчы класс укучысы, яшь хәбәрчеләр түгәрәге әгъзасы Айсылу Исмәгыйлова читтән торып үткәрелгән турда җиңеп чыкты һәм Боровое Матюшинодагы "Идел" яшьләр үзәге базасында очный турда катнашты.
- Анастасия Николаевна кыенлыклардан курка торган кеше түгел, һәрбер яңалыкны кабул итеп ала,- ди мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Надежда Каштанова,- үз эшен яратып, күңел биреп башкара...
Хәзерге вакытта ул үз укучылары белән "Туган як серләре" дигән проект буенча эшли, алар туган авыллары турында материаллар җыялар. Киләчәктә "Кузнечиха авылы элек ничек булган" дигән альбом ясарга хыялланалар. Аның планында башка проектлар, конкурслар да бар, тагын ашыгыч эшләр каралган. Анастасия Николаевна үз укучыларын төрле чараларга тартып, аларның да активлыгын күтәрергә, кызыксындырырга тырыша.
Моннан тыш, иң мөһиме - ул гаиләдә үрнәк әни дә. Бу интернациональ гаиләдә хәзер уллары Самир үсеп килә, ә ире Фаил Имаметдин улы шушы мәктәптә физкультурадан укыта. Һәр көнне иртә белән алар өчәүләп үзләре яшәгән Татар Такталы авылыннан Кузнечихага китәләр. Уллары мондагы балалар бакчасына йөри. Ә кич белән, эшләр беткәч, яңадан бергәләп авылга кайтырга чыгалар... Дус, тату, бердәм гаилә өчен тагын ни кирәк?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев