Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Тел ул – мәңгелек

Гөлүсә Минсафина, 1нче мәктәп директор урынбасары Тел ул - бөтен халык казанышы, меңнәрчә, миллионнарча кешеләрнең күп гасырлык иҗат җимеше. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык, милләт югала. Туган телне саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү - һәр кешенең изге бурычы. Безнең мәктәптә укыту рус телендә алып барыла. Шуңа...

Гөлүсә Минсафина,
1нче мәктәп
директор урынбасары
Тел ул - бөтен халык казанышы, меңнәрчә, миллионнарча кешеләрнең күп гасырлык иҗат җимеше. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык, милләт югала. Туган телне саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү - һәр кешенең изге бурычы. Безнең мәктәптә укыту рус телендә алып барыла. Шуңа күрә, рус балаларында татар теленә карата кызыксыну уяту максытыннан, төрле эш төрләре оештырыла. Рус мохитендә белем, тәрбия алган укучылар нинди милләттән булуларына карамастан, татар телендә үткәрелгән чараларда да бик теләп катнаша, әдәби-мәдәни чараларның үзәгендә булырга тырыша. "Сөмбелә", "Алиш әкиятләре бездә кунакта", "Гаилә бәйрәме", "Кошлар - безнең дусларыбыз" һ.б. чаралар моңа мисал булып тора. Башка милләтләрне дәүләт телендә аралашуга тарту максатыннан, эшебезне киң җәмәгатьчелек белән алып барабыз. Берничә ел рәттән республикабызда "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә актив катнашабыз. Балалар бакчасында үткәрелгән чара, кибетләрдәге, урамдагы кешеләр белән аралашу бездә яхшы тәэсир калдырды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X