Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Сынауларны уңышлы тапшырдылар

Егет-кызларны, аларның әти-әниләрен шактый борчылырга, дулкынланырга мәҗбүр иткән бердәм дәүләт имтиханнары да, ниһаять, тәмамланды. Мәктәпне тәмамлап, гаризаларын югары, махсус урта уку йортларына тапшырган кичәге укучылар шушы араларда гына үзләренең укырга кабул ителү-ителмәве турында белә алачаклар. Район буенча бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре ничек? Бу сорауга ачыклык кертү максаты белән безнең хәбәрчебез...

- Имтиханнарга кертелгән 105 егет һәм кызның барысына да гомуми урта белем турында аттестатлар тапшырылды. Хәбәр ителгәнчә, 14 кеше (9 "алтын" һәм 5 "көмеш") медальгә лаек булды. Шунысын әйтергә кирәк, кайберәүләр аерым фәннәрдән тирән белемгә ия булуларын күрсәттеләр.

- Чыгарылыш сыйныф укучылары арасында быел да, узган ел да йөз баллы нәтиҗәгә ирешүчеләр булмады. Бездәге укыту дәрәҗәсе белән әлеге дәрәҗәгә ирешеп булмыймени?

- Кайсы да булса фәннән имтихан тапшырганда йөз баллы күрсәткечкә ирешергә бик мөмкин. Кайберәүләрнең белем дәрәҗәсе әлеге нәтиҗәдән бераз гына түбән иде. Мәсәлән, Кузнечиха мәктәбен тәмамлаган Павел Каштанов биологиядән 96 балл туплады. Болгардагы 2 нче мәктәптән Гөлнара Сабирова, Рузалия Салихова, Константин Сосипатров рус теленнән - 95, шул ук фәннән Ксения Перепеченова белән Ким мәктәбеннән Валерия Охотникова - 92 балл, Болгардагы 1 нче мәктәптән Анастасия Андреянова, Алинә Сафина - 90 балл, шул ук мәктәптән Станислав Лаврентьев биологиядән 93 баллы күрсәткечкә иреште. Укучыларның күбесе төрле фәннәрдән 80 баллы нәтиҗә күрсәтте.

- Узган ел белән чагыштырганда, кайсы фәннәрдән өлгереш яхшырак?

- Төрлечә дип әйтергә була. Рус теле буенча, мәсәлән, уртача балл 66,69. Бу узган елгы дәрәҗәдән (61,4) югары. Шул ук вакытта уртача республика күрсәткеченнән (67,2) түбән. Тарих, җәмгыять белеме, физика, әдәбият, информатика, географиядән нәтиҗәләр әйбәт. Ул узган елгыдан һәм республика күрсәткеченнән югары. Математикадан узган елгыга караганда түбәнрәк - 54 һәм 55, шулай ук республика күрсәткеченнән дә кимрәк. Ягъни, өлгереш төрлечә, гомумән алганда, ул шул ук дәрәҗәдә кала. Һәр укытучы имтиханга нәтиҗә ясарга һәм шулардан чыгып киләчәк эш перспективаларын билгеләргә тиеш.

- Мәктәпне тәмамлаучылар арасында беренче омтылышта уңышсызлыкка очраучылар булдымы?

- Әйе, өч укучыга бер фәннән имтиханны яңадан тапшырырга туры килде. Шөкер, узган ел да, быел да имтиханнарны икелегә тапшыручылар булмады. Узган ел имтиханны ике укучы яңадан тапшырган иде.

- Быелгы имтихан сессиясенең үзенчәлекле яклары турында ни әйтә аласыз?

- Узган еллардагы кебек үк, барысы да билгеләнгән кагыйдәләр нигезендә үтте, тиешле контроль булдырылган иде. Законны җитди бозу очраклары күзәтелмәде, имтиханнарга кәрәзле телефон алып кергән ике укучыга карата ике акт тутырылды.

Без быел шәһәрдәге, Никольск, Өчкүл, Ким урта мәктәпләре укучыларына зур өметләр баглаган идек. Шөкер, алар барысы да өметне акладылар.

Быел мәктәпне тәмамлаучылар арасында бер экстернат булды. Өчкүл урта мәктәбе укучысы Никита Ганичев узган ел 9 сыйныф өчен имтиханнарны уңышлы тапшырды, аннан соң унынчы сыйныф өчен берьюлы унике фәннән йомгаклау аттестациясен үтте һәм унберенче сыйныфка керде. 2012 елда ул елның иң яхшы укучысы дип табылды…

- Гадәттә, тугызынчы сыйныфлар икенче планда кала, ә бит алар да яңа формадагы имтиханнар тапшыра…

- Әйе, имтиханнарны барысы да - 236 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды. Тик менә укуларын унынчы сыйныфта дәвам итәргә теләүчеләр азрак. Сүз дә юк, БДИ тапшыру җиңел түгел, моның өчен күп вакыт әзерләнергә кирәк. Димәк, укучыларның барысы да моңа әзер түгел.

Гомумән алганда, укучылар бердәм дәүләт имтиханнарына ияләшеп киләләр. Әгәр укучы аңа зур җаваплылык тоеп әзерләнә, педагоглар да үз эшләрен җиренә җиткереп башкара икән, әлеге сынауны үтүнең артык кыенлыгы юк. Һәрхәлдә, моңа һәрчак омтылырга кирәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: нәтиҗәләр бердәм дәүләт имтиханнары