Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Сугыш, мәхәббәт, табигать турында...

    Район мәктәпләрен тәмамларга җыенучы 132 кеше йомгаклау сочинениесен язуда катнашты. Бары тик "зачет" куелган очракта гына укучылар БДИны тапшыруга кертеләчәк.

    Сочинение язарга 15 минут вакыт калгач, унберенче класс укучыларына сайлап алу өчен биш тема тәкъдим ителде: «Чем творчество М. Лермонтова может быть интересно современному читателю?», «Кто говорит, что на войне не страшно, тот ничего не знает о войне» (Ю. Друнина), «Природа и внутренний мир человека: созвучие и диссонанс», «Какие события и впечатления жизни помогают человеку взрослеть?», «Что важнее: любить или быть любимым?».
    - Укучыларның күпчелеге икенче һәм өченче темага өстенлек биргән, - диде мәгариф бүлеге җитәкчесенең методик эшләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова. - Алар 235 минут дәвамында сочинение яздылар. Үзләре белән гельле ручка, шәхесне ачыклаучы документ, кирәк була калса - дарулар һәм ашарга ризык алырга рөхсәт ителде. Орфографик сүзлекне мәктәп комиссиясе әгъзалары таратты. Имтиханга телефон һәм смартфоннар, фото һәм аудио-видеоаппаратура, белешмә материаллар, язылган әйберләр алып керү, шулай ук кабинетлардан кәгазьгә һәм электрон җайланмаларга язылган темаларны, бланклар һәм темаларның исемлеген фоторәсемгә төшереп алып чыгу тыелды. Сәламәтлеге начар булган бер укучыга сочинение урынына изложение язарга рөхсәт ителде. Тәртип бозулар күзәтелмәде.
    Быел беренче тапкыр кертелгән бу имтихан нинди нәтиҗә бирде?
    Кызганыч, шәһәрдәге беренче һәм икенче урта мәктәпнең тугыз укучысына "незачет" куелды. Берәүләр сайлаган теманы тулысынча ачып бетерә алмаган, икенчеләре исә Интернет челтәрендәге сочинениеләрне сайлаган. Әмма әлегә кайгырырлык сәбәп юк, чөнки сочинениене яңадан язарга мөмкин булачак. Моның өчен өстәмә вакыт каралган -2015 елның 4 феврале һәм 6 мае. Укучылар тиешле нәтиҗә ясар һәм бу сынауны уңышлы тапшырырлар, дип ышанасы килә. Шул очракта гына чыгарылыш имтиханнарын тапшырып кулга аттестат алырга мөмкин булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: