Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Спас районынна җиде укучы республика олимпиадаларында яхшы нәтиҗәләр күрсәтте

Интеллектуаль ярышларда өч укучы – җиңүче, дүртесе призер булды.

Икенче шәһәр мәктәбе укучылары кием тегү һәм модельләштерү буенча искиткеч нәтиҗәләргә ирешкәннәр. Технология укытучысы Ольга Выжленкова җитәкчелегендә укучылар үз эшләрен технология буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика этабына әзерләп җибәргәннәр.

Полина Никифорова (7 сыйныф), Ирина Берендеева (8 сыйныф), Анна Беляева (11 сыйныф), җиңүче булдылар. Софья Федорова (9 нчы сыйныф) призерлар исемлегенә керде.

Әдәбият буенча республика олимпиадасы призеры исеменә 2нче мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Дарья Никифорова (җитәкчесе Наталья Мөхетдинова) лаек булды.

Иж-Борискино урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Софья Березкина һәм Ким урта мәктәбенең 7 сыйныфыннан Елена Дмитриева (җитәкчесе Лада Сусарина) физика буенча «Олимпка юл» төбәк олимпиадасының йомгаклау этабында призерлар дипломнарына ия булдылар.

Республика һәм Бөтенроссия фән олимпиадаларының мәктәп этаплары Спас районында 27 дисциплина буенча үткәрелде, аларда 1645 бала катнашты. Үткәрелгән сайлап алудан соң 416 укучы интеллектуаль ярышларның муниципаль этабында катнашты, шуларның 183е генә җиңүче һәм призер булды. Аларның 20се район һәм мәктәпләре данын региональ дәрәҗәдә яклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев