Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Спас районында имтиханнар: нәтиҗәләр яхшыра бара

Мәктәпләрдә киеренке имтиханнар чоры инде артта калды. Кулларына урта белем турында аттестат алган егетләр һәм кызлар белән бергә, аларның укытучылары һәм инде әти-әниләре дә тынычланып калгандыр. Быелгы дәүләт һәм төп дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре нидән гыйбарәт?

 

Людмила РЫБАКОВА, мәгариф бүлеге җитәкчесенең

укыту-методик эшләр буенча урынбасары.

 

Алдан хәбәр ителгәнчә, быел БДИ рәвешендәге дәүләт йомгаклау аттестациясендә мәктәпне тәмамлаучы 48 укучы катнашты. Аттестат алу өчен аларга билгеле тәртип буенча мәҗбүри рәвештә математика һәм рус теленнән (математиканы база яки профиль дәрәҗәсендә), шулай ук сайлап алынган фәннәрдән имтиханнар тапшырырга кирәк иде. Шунысын әйтергә кирәк, инде менә өч ел тоташтан мәктәпләрнең унберенче классларын тәмамлаучыларның барысы да аттестатлар алды. Республика буенча алганда, 18 укучыга урта белем турындагы таныклык бирелмәде.

Инде мәктәпләрдә фәннәр буенча нәтиҗәләргә тукталып үтик. Математикадан БДИны (база дәрәҗәсе) 22 кеше, икенче төрле әйткәндә, барлык укучыларның 45,8 проценты тапшырды. “4” һәм “5” билгеләренә 21 укучы (95,45 процент) тапшыра алды. Уртача билге 4,59ны (ТРда –4,48, РФда – 4,1) тәшкил итә.

Яхшы нәтиҗәләргә Ким, Полянка, шәһәрдәге беренче һәм икенче урта мәктәп укучылары иреште.

Профиль дәрәҗәсендәге математиканы 26 укучы тапшырды (54,2%). Шунысын әйтергә кирәк. Никольск мәктәбенең бер укучысы 82 балл җыя алды. Район буенча уртача балл 57,92 % -- бу 2018 ел белән чагыштырганда аз. ТР буенча алганда – 63,95% булса, Россия буенча уртача күрсәткечтән югары – 56,5%.

Иң югары нәтиҗәләр Болгардагы 2нче урта мәктәптә, Никольск мәктәбендә булуы турында да әйтергә кирәк. Күрсәткечләр хәтта Республикадагы уртача күрсәткечтән дә зур.

Рус теле буенча БДИ нәтиҗәләре дә куандырырлык: бу күрсәткеч буенча безнең район иң яхшы ун район арасына керә. 2018 ел белән чагыштырганда, рус теле буенча уртача балл  артты һәм 76,4не тәшкил итте. Бу ТР буенча алганда (74,22) югарырак. Россиядәге уртача күрсәткеч исә 69,5 процентка җитә.

Уртача югары баллар иң яхшы булган мәктәпләр: Болгардагы 2нче урта мәктәп – 89,22, Бураково мәктәбе – 81,6, Ким – 77,6, Болгардагы 1нче урта мәктәп – 74,67. Бу нәтиҗәләр уртача республика нәтиҗәләреннән югары.

Рус теле буенча БДИ барышында 80 һәм аннан күбрәк балл туплаучылар артты. Бураковода аларның саны – 80%, Болгардагы 1нче урта мәктәптә – 77,77.  Шунысын әйтергә кирәк, быел кадетлар мәктәп-интернатында рус теле һәм башка фәннәрдән БДИны югары балларга тапшыра алучылар саны сизелерлек артты.

Быел Болгардагы 2нче урта мәктәпне тәмамлаган Татьяна Панкратова белән Эльза Малышкина рус теле буенча Бердәм дәүләт имтиханнарыннан 100 балл туплады. Менә өченче ел инде аларның укытучылары Наталья Геннадьевна Мөхетдинова йөз баллы нәтиҗәгә ирешә алырлык укучыларны әзерли. Без мәктәпләре төрле фәннәр буенча йөз баллы күрсәткечкә ирешүче укучыларны әзерли торган муниципаль районнар арасына (21нче) кердек. Моңа ничек куанмыйсың!

Сайлап алынган фәннәр буенча БДИ нәтиҗәләренә килгәндә исә, өч укучы минималь нәтиҗәгә дә ирешә алмады (1 – җәмгыять белеме, 2 – биологиядән). Югары уку йортларына кергәндә бу фактны исәпкә алырга туры киләчәк. Имтиханнар барышында аеруча җәмгыять белемен (аны укучыларның 48 проценты тапшырды), биология һәм физиканы (21әр процент) сайлаган укучылар күп булды.

Никольск урта мәктәбе укучысы Илья Сиринов район тарихында беренче буларак физикадан имтиханны 98 баллга (укытучысы Валентина Авдонина) тапшырды. Бер караганда, нәтиҗәләр начар да түгел, әмма әле җиң сызганып эшләргә тиешле нәрсәләр дә аз түгел. Мәсәлән, укучыларның физика, химия, биология һәм географиядән баллары уртача республика күрсәткеченнән түбән.

Тагын шунысын да әйтергә кирәк, безнең район барлык фәннәрдән югары баллар күрсәткече буенча республикадагы иң яхшы ун район арасына керә, Бу күрсәткеч быел 26,5% тәшкил итте (узган ел – 19,39 %). Фәннәр буенча караганда, ул болайрак:

рус теле – 21 укучы (шәһәрдәге 1нче һәм 2нче урта мәктәпләр, кадетлар, Бураково, Ким, Никольск, Полянка мәктәпләре), укытучылар Наталья Теймурова, Наталья Мөхетдинова, Ольга Сафина, Надежда Лукашина, Надежда Исаева, Гүзәл Кузовкина, Юлия Левушкина);

математика – 1 чыгарылыш класс укучысы (Никольск мәктәбе), укытучы Татьяна Петрова;

тарих – 2 укучы (Болгардагы 1нче мәктәп), укытучы Нина Баратова;

физика – 1 укучы (Никольск мәктәбе), укытучы Валентина Авдонина;

инглиз теле – 3 укучы (Болгардагы 2нче, 1нче урта мәктәпләр), укытучылар Марина Курзаева, Татьяна Костина;

җәмгыять белеме – 3 укучы, 13 % (Болгардагы 1нче, 2нче урта мәктәпләр) укытучылар Татьяна Спирина, Нина Баратова.

Алтын медальгә дәгъва иткән 8 чыгарылыш класс укучысының барысы да  математикадан (база дәрәҗәсе), рус теле һәм профиль дәрәҗәсендәге математикадан 70әр балл җыеп “5”ле алдылар һәм нинди белемгә ия булуларын тагын бер кат расладылар. Республиканың сигез районында, шул исәптән бездә дә, медальгә лаек булучыларның белем дәрәҗәсе 100 процент тәшкил итә.

Тугызынчы класслар тапшырган дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре турында да әйтеп үтәргә кирәк. Имтиханнарда 241 укучы катнашты, шуларның 233е төп дәүләт имтиханы рәвешендә тапшырды, 9ы – гади имтихан (болар инвалидлар, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар) тапшырды. Ике балага имтиханны өйдә тапшырырга рөхсәт ителде. Тугызынчыларга дүрт мәҗбүри фәннән (математика, рус теле һәм ике фәнне сайлап алып) имтиханнар тапшырырга кирәк иде. Дөрес, барысы да куелган бурычны билгеләнгән төп вакытта үти алмады. Шуңа күрә 20 укучы мәҗбүри имтиханнарны резерв вакытында тапшырды. Нәтиҗәдә 241 укучыга төп гомуми белем турында таныклык тапшырылды. Бер укучыга имтиханны көзен тапшырырга туры киләчәк.

Йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләренә район дәрәҗәсендә һәм, әлбәттә инде, һәр мәктәптә анализ ясалачак. Шуннан чыгып тиешле чаралар күрелергә тиеш. Укыту-тәрбия процессы киләчәктә шул нәтиҗәләргә нигезләнеп алып барылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спас районы БДИ имтихан йомгаклар