Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Спас районы мәктәпләре педагогларына яңа ноутбуклар тапшырылды

Мәктәпләрдә техниканы яңарту ТР Президенты инициативасы нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Спас районы администрациясендә узган дүшәмбе киңәшмәсендә "Ак Барс" банкының "Болгарский №1" сату офисы җитәкчесе Әлфинур Гатауллина авыл мәктәпләренең 13 директорына һәм педагогларына 92 яңа ноутбукка сертификатлар тапшырды. 

Татарстанда цифрлаштыру елы кысаларында Ак Барс Банк республика мәктәпләренә барлыгы 12 мең ноутбук тапшыра. Ноутбукларны яңарту буенча программа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән үткәрелә һәм мәгариф өлкәсен цифрлаштыруга юнәлдерелгән.  

"Мәктәпләрдә элеккеге техника искергән инде, шуңа күрә без Ак Барс банкка шундый кыйммәтле бүләк өчен бик рәхмәтле. Яңа ноутбуклар уку процессын оештыруда менә дигән ярдәм булачак", — дип билгеләп үтте ТР Спас районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин.

Банк әлеге проектны Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы, шулай ук ICL компаниясе ярдәмендә гамәлгә ашыра. 

Белешмә өчен:

Ак Барс Банк инде 28 ел клиентлар файдасына эшли һәм Татарстан Республикасының төп регионында яшәүчеләргә ярдәм итә. Банк өчен хәйриячелек һәм икътисадның төрле өлкәләренә спонсорлык ярдәме – социаль җаваплылык сәясәтенең бер өлеше.

Мәгариф өлкәсе банкның игътибар үзәгендә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев