Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Спас районы халкын яңа уку елы белән котладылар

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин укытучыларга һәм укучыларга изге теләкләрен җиткерде.

Спас районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин район халкын яңа уку елы башлануы белән котлап, изге теләкләрен җиткерде.

Хөрмәтле педагоглар, мәгариф учреждениесе хезмәткәрләре, педагогия хезмәте ветераннары! Сезне чын күңелдән яңа уку елы башлануы белән котлыйм!

Һөнәргә тугры калуыгыз, балаларга биргән җылылык өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Педагог һөнәре бер дә җиңел түгел.

Көн саен үзгәреп торган тормыш сезгә дә даими рәвештә яңа таләпләр куя. Укыту технологияләре, өйрәтү программалары үзгәрә, яңа стандартлар кертелә.

Үзгәрешләр очрында бары тик сез, педагоглар гына, баладан чын кеше, лаеклы шәхес тәрбияләргә сәләтле.

Авыр, әмма кешеләргә бик кирәк хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт сезгә!

Барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек, һөнәри юлыгызда зур уңышлар теләп калам!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев